Опера һәм балет театры штраф түләмәячәк

Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры директоры урынбасары Юрий Ларионовка карата суд эше туктатылган. Театр җитәкчелеге эшчәнлегендә хокук бозулар табылмаган.

Әлеге эш 10 декабрьдә Роспотребнадзор вәкиле Марина Патяшинаның “Турандот” спектакленә тикшерү белән килгәннән соң башлана.

Аның хисабында, театр коронавирус инфекциясен таратмау өчен тиешле санитарны чараларны үтәми, дип күрсәтелә. Ларионов исә ул көнне залның яртысыннан артыкка гына тулы булуын һәм саклану чараларының үтәлүен искәртә.


Фикер өстәү