«Җәлил укулары»нда 40 меңгә якын кеше катнашкан

  «Җәлил укулары» III халыкара әдәби бәйгесендә республика, илнең төрле төбәкләре һәм  чит илләрдән 40 меңгә якын кеше катнашкан. Шулар арасыннан «иң-иң»нәрне  Гала-концертта бүләкләделәр.

– Февраль ае татар дөньясында каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан да, Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы белән дә истә калачак, – диде Бөтендөнья татар конгрессы  башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Бәйге каһарман шагыйрь Муса Жәлилнең рухын саклау, исемен мәңгеләштерү, сәләтле нәфис сүз осталарын барлауны күздә тота.   Бәйгедә чит илләрдән генә дә барлыгы 6 мең кеше катнашкан. Иң актив катнашучылар  – Чиләбе, Оренбург, Свердловск, Киров өлкәләре, Мәскәү, Самара, Санкт-Петербург шәһәрләреннән булган. Шигырь сөючеләр арасында төрле милләт вәкилләре булу аеруча сөендерә. Димәк, халык Муса Жәлил иҗатына битараф түгел.

Гала-концерт тамашачыларның күңелендә бик күп дулкынландыргыч минутлар калдыргандыр. Кичәдә үлеме белән үлемсезлек яулаган каһарман шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы искә төшерелде, төрле телләрдә аның шигырьләре, җыр һәм биюләр башкарылды.

Бәйге Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Чарада Бөек Ватан сугышы истәлекләре, фронтовик язучыларның язмышы сурәтләнде, герой шагыйрьнең тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләре яңгырады. Аларны тыңлаганда, шундый авыр шартларда да кешелек сыйфатларын югалтмаган каһарман өчен горурлык хисе тоясың.

– Барыбыз да бердәм булып, киләчәк буынны  матур итеп тәрбиялик. Укытучыларыбызның балаларга  күңел җылысын ахырга кадәр җиткерүләрен телибез, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия  Закирова.

Жиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

                                                                                            Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү