«Бу татар халкын берләштерә торган көн булсын иде»: ике бөек улның туган көне

15 февраль көнне герой-шагыйрь Муса Җәлил белән күренекле җырчыбыз Илһам Шакировның туган көне. Мондый тәңгәллек юкка түгелдер дигән уйга килеп, татар халкының бу ике бөек улына битараф булмаган милләттәшләребез социаль челтәрләрдә #җырларым хештегы белән бүгеннән үк акция башлады һәм 15ендә бөтен дөнья буйлап марафон үткәрергә җыендылар. Бу фикерне Татарстан Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татар конгрессы да хуплады.

Социаль челтәрләргә көн саен диярлек Илһам ага җырларын куеп, безнең хәтерләрне яңартучы «Җиһангирлар» инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов хәзер бу фикерне беренче булып кем әйткәнен хәтерләп тә бетерми инде. 29 гыйнвар көнне ул, Илһам аганың туган көне уңаеннан акция үткәрик, дигән теләк белән дусларына мөрәҗәгать итә. Теләктәшләр күп табыла. Шунда кемдер Муса Җәлилне дә онытмаска кирәк дигән фикерен җиткерә. Әйткән сүз – аткан ук. Берничә көн элек әлеге мәсьәләне хәл итү өчен оештыру комитеты «Гөлзадә» студиясенә җыелды һәм саллы гына план кабул итте.

– Мондый чаралар беренче чиратта милли байлыгыбызны яшь буынга тапшырып калдыру өчен кирәк. Сер түгел, легендар шәхесләребезне оныта башладык, – дип башлады сүзен Хәлил Гайнетдинов. – Әлбәттә, бүген вазгыять катлаулы. Җыелышып, ниндидер чаралар үткәрергә мөмкинлек юк диярлек. Әмма без теләсә нинди эшне онлайн рәвештә башкарып чыга алабыз. Өстәвенә гаиләләрдә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә Муса Җәлил шигырьләрен өйрәнсәләр, сөйләсәләр, Илһам Шакиров җырларын тыңласалар, кушылып җырласалар, без шактый зур уңышка ирешер идек. Мәсәлән, бакчада Илһам моңы каршы алса, бала барыбер ишетми калмый бит. Кем җырлый дип кызыксына. Мәктәптә дә шулай. Анда мөмкинлекләр тагын да күбрәк. Бу эшне бүгеннән башлап, 15е көнне дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар белән марафон үткәреп, нәтиҗә ясар идек. Радио-телевидениеләр, матбугат чаралары белән дә сөйләшүләр булды. Барысы да бу гамәлне бик кирәкле дип тапты.

– Бу татар халкын берләштерә торган көн булсын иде. Безгә бөтен дөнья татарларын күтәреп, милләттәшләребез яши торган барлык почмакларга барып җитәргә кирәк, – дип сүзгә кушылды Гөлзадә Сафиуллина.

Әйтергә кирәк, бу җәһәттән Татар конгрессы үз планнарын корган инде. Акция турындагы хәбәрне татарлар яши торган барлык илләргә дә җибәрергә әзер.

Шулай да оештыру комитетында, беренче чиратта урыннарда эш гөрләп барса, читтәге татарлар белән проблема килеп чыкмас, дигән фикергә килделәр. Димәк, һәр татар кулыннан килгәнне эшләргә тиеш дигән сүз бу. Рөстәм Сәрвәров, мәсәлән, үз мөмкинлекләрен җиткерде.

– Муса Җәлилнең шигырьләрен укытып, видеога төшереп, Илһам Шакировның җырлары белән портретын куеп, интернеттагы каналларда таратырга уйлыйм. Моны инде кем тели, барысы да тыңлый алачак, – диде ул. – Бу байлык вакытлыча гына түгел, гомерлеккә шунда кала дигән сүз.

Акция үткәрергә соңга калмадыкмы икән, дигән шикләнүләр дә ишетелде очрашуда. Әмма бу фикерне кире кактылар.

Казан федераль университетында 15 февраль ел саен Муса Җәлил көне буларак үткәрелә икән. Илһам Шакиров турында да онытмыйлар. Конференция уздырганнар. «Илһам Шакиров җырларын таныйсызмы?» дигән бәйге оештырганнар.

– Бу – яшьләрне җыр тыңларга җәлеп итү өчен бик үтемле чара. Муса Җәлил турындагы спектакльне караганнан соң да, Илһам Шакировка багышланган китап чыккач та, зур сөйләшүләр үткәрдек. Тик бездә әле бар нәрсә дә совет чоры кешеләре өчен эшләнә кебек. Яшьләрне җәлеп итү, эләктереп алу бик авыр. Алар кызыксынырлык чаралар уйлап табарга кирәк. Лекция форматын яшьләр кабул итеп бетерми. Шәхесләр, язучылар, галимнәр дә укучылар янына сөйләргә әзерләнеп килсен иде. Яңа чараларны колачлау өчен музыка факультеты белән сөйләшергә кирәк булыр, – диде оештыручылар.

Татар конгрессында да шактый эшләр эшләнә. Дүртенче Җәлил укулары конкурсында җиңгән кешеләрнең исемнәре билгеле икән инде. 17 февраль көнне аларның барысын да Казанга чакырып, зур мәҗлес ясарга җыеналар. «Шагыйрь һәм музыка» дип аталган фестиваль игълан ителгән. Анда музыка мәктәбе, музыка көллиятендә укучылар катнаша. Мондый концертлар Чаллы белән Түбән Камада узган инде. Чираттагысын Милли музейда, Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында, соңыннан Мәскәүдә үткәрергә җыеналар. 15 февраль көнне көндезге сәгать 12дә Милли музейда Моабит дәфтәренең төп нөсхә көне үтәсен дә хәбәр иттеләр. Муса Җәлил музеена исә Җәлил премиясе лауреатлары җыелачак.

Оештыручылар, әле бик күп нәрсәгә өлгерергә була, республика чаралары янында «Җырларым» акциясе бик урынлы, дигән фикергә килделәр. Тәкъдимнәр дә күп булды. Тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин Тел, сәнгать һәм әдәбият институтында Муса Җәлилнең хатыны Әминә апа тапшырган архив саклануын искәртте. Блогерларны, җитәкчеләрне, рәссамнарны, язучыларны, дин әһелләрен дә изге эшкә тартырга кирәк дигән фикерләр яңгырады.

– Бу зур эшнең башы гына әле, – диде Гөлзадә ханым йомгак ясап. – Онытыла язган бөек шәхесләребез бик күп безнең. Аларның исемнәрен мәңгеләштерергә кирәк. Моны халык үзе генә булдыра ала.

Дөрес әйтә милләтне саклауга үзе дә искиткеч зур өлеш керткән җырчыбыз. Чыннан да, иртән торуга Илһам җырлары белән моңланып алсак, бала-оныкларыбызга Җәлил шигырен өйрәтә башласак, беркем дә комачауламый бит безгә.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү