Татарстанда сәрхүш ир телекомпания хезмәткәрләренә һөҗүм иткән

Чаллыда исерек ир телекомпания хезмәткәрләренә һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә елевидениенең машина йөртүчесе  зыян күргән.

Сюжет төшерү телевидение хезмәткәрләре өчен бик күңелсез тәмамланган. Олы яшьтәге машина йөртүчене кыйнап ташлаганнар.

Журналистлар әйтүенчә, алар Элеватор тавында булган төнге янгын нәтиҗәләрен төшерергә дип килгән булганнар. Ләкин урамга кинәт кенә бер сәрхүш ир чыккан һәм телевидение хезмәткәрләренә ташланган. Һөҗүмнән машина йөртүченең баш мие селкенгән.

Татарстан прокуроры әлеге очрак буенча тикшерүне Чаллы прокурорына үз контроленә алырга кушкан. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

 


Фикер өстәү