Рөстәм Миңнеханов “Волга» газ турбиналы корылма белән танышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе (КМПО) белгечләре эшләгән “Волга” яңа энергетика корылмасы белән танышты.  Таныштыру Татарстан Икътиад һәм сәнәгать министрлыгы коллегиясе утырышы алдыннан узды.

Яңа җиһазның нигезен челтәр белән бер үк вакытта эшли торган  газ турбиналы система тәшкил итә. “Ул предприятиене электр һәм җылылык энергиясе белән тәэмин итү өчен билгеләнгән. Җиһаз 17,3 МВт күләмендә  электр энергиясе һәм 37,9 МВт күләмендә җылылык энергиясе эшләп чыгару мөмкинлегенә ия”, – дип  сөйләделәр  Президентка.

“Волга” предприятиедән арткан электр энергиясен, ваклап сату базарында сату өчен, бердәм энергетика системасына тапшырачак. Ә инде корылма эшләп чыгара торган җылылыктан ел дәвамында предприятиенең бары тик үз ихтыяҗлары өчен генә – цехларны җылыту һәм җилләтү  өчен файдаланылачак.

КМПО белгечләре әйтүенчә, газ турбиналы электр корыласын эшләү  предприятиенең энергияне нәтиҗәле һәм сак тотуын арттыру буенча комплекслы программасын гамәлгә ашыру этапларыннан берсе генә әле. Программа югары дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм   ышанычлы энергетика үзәген булдыруна күздә тота.

 

 

 


Фикер өстәү