Япон-татар кызы Мидзуки Сакурама-Накамура: «Татар теленең киләчәгенә ышанам»

Халыкара туган тел көне дөньяга сибелгән татарлар өчен кадерле бәйрәм. Үзен япон-татар кызы дип атаган Мидзуки Сакурама-Накамура өчен дә шулай ул. Без аны татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада җиңүчесе буларак беләбез.Татар телен 20 яшендә өйрәнә башлаган һәм тел юнәлешендә фәнни эшләр башкарган галимгә  без “Татар теле – сезнең өчен нинди тел”, “Аның киләчәге бармы”, дигән сорауларны бирдек.

— Минем өчен татар теле — туган тел дип әйтә алам. Чөнки мин татарча ишеткәндә татар әбием белән үткәргән татлы балачагымны хәтерлим. Әбиемне, аның тавышларын, бергә җырлаган татар җырларын хәтерлим…

Мин аны бик яраттым, һәрвакыт аның белән булырга теләдем, ләкин мин мәктәпкә барырга әзерләнгәндә ул кинәт вафат булды, һәм аның белән бу планетада бүтән очраша алмыйм. Татар теле миңа һәрвакыт татлы һәм моңсу хисләр белән искә төшә. Димәк, туган тел ул — татар теле.

Әгәр дә яшь буын татар телен өйрәнүне дәвам итсә, бу телнең киләчәге бар дип ышанам. Моның өчен теләгән һәр кешегә татар телен өйрәнү мөмкинлеге киң һәм өзлексез бирелергә тиеш. Белүемчә, Татарстанда татар теле дәресләре һәм «Ана теле» онлайн мәктәбе кебек татар телен җанландыручы проектлар эшли, ләкин бу мөмкинлек һәркем өчен бирелергә тиеш. Монда бер проблема бар.  Чөнки татар телен бу тел белән кызыксынган кешеләр генә өйрәнә. Димәк, һәр мәктәптә укыту — һәркемгә тел өйрәнү мөмкинлеге бирү өчен бик нәтиҗәле юл.

Россия кебек күпмилләтле илдә толерантлык бик мөһим фактор. Татар телен белмәгән кешеләр тәнкыйтьләнергә тиеш түгел. Шулай ук, татар телен өйрәнергә теләмәгән кешеләр дә толерант булырга тиеш.

Бер милләт вәкиленең башка милләтләрнең мәдәниятен аз гына булса да белүе — аларга бер-берсен аңларга булыша ала. Шулай итеп, татар булмаганнар өчен татар телен өйрәнүнең мәгънәсе бар, һәм, әлбәттә, татарлар өчен дә башка милләтләрнең ана телләрен өйрәнүнең мәгънәсе бар. Мәҗбүр итү — каршылык тудыра, бу җәмгыятьнең бүленешенә китерә. Шуңа күрә, мәҗбүр итү түгел, кызыксындыру, өйрәнү теләген тудыру мөһим.

Ничек кенә булмасын, сезнең кебек журналист бу проблема турында кемгәдер сорау бирсә, һәм бу проблема турындагы мәкаләләр еш басылып чыкса, тел проблемасына игътибар җәмгыятьтә өзлексез тикшерелер иде. Җәмгыятьтә өзлексез дискуссия дә бик мөһим. Татарист буларак, мин татар теленең киләчәге барлыгына ышанам.

Мидзукиның ерак бабалары 1919 елда башта Харбинга, аннан 1920 елда Япониягә килеп урнаша. Мидзукиның әбисе Саҗидә, (японча исеме Сачико) Япониядә туа, рус теле укытучысы булып эшли. Мидзуки әбисенең туган телен бик тә өйрәнергә тели, ләкин японча-татарча сүзлек һәм татар дәреслекләре таба алмый. Ул әлеге хыялын студент булгач чынга ашыра. Бүген ул социаль фәннәр докторы.

Гөлинә Гыймадова

Фотолар язма героеның шәхси архывыннан алынды


Фикер өстәү