Татарстанда фермерлык белән шөгыльләнүче гаилә династияләре арасында бәйге игълан ителде

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының Гаилә фермер династиясе» республика конкурсын оештырды. Җиңүчеләр йөзәр мең сум акча алачак, дип хәбәр итте минстрлыкка сылтама белән Татар-информ.

Конкурста кимендә ике буын фермерлар булган һәм бүгенге көндә гамәлдәге крестьян-фермер хуҗалыгы статусына ия булган бер гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары (кимендә 2 КФХ башлыгы) катнаша ала. Династия башлыгы итеп беренче буын КФХ башлыгы таныла.

Конкурс буенча сайлап алу критерийлары:

КФХ әгъзалары һәм даими эшләүче хезмәткәрләр саны (КФХның һәр әгъзасы һәм даими хезмәткәре өчен 1 балл);
шәхси эшкуарларның дәүләт реестрында гаилә фермер династиясе теркәлүнең гомуми срогы (һәр ел өчен 1 балл).
Шунысы мөһим: КФХның салымнар буенча бурычы булмаска тиеш.

Гаризаны һәм документларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2021 елның 21 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 309 кабинет. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Бәйге тәртибе һәм документлар формалары турында тулырак мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган.

 

 


Фикер өстәү