Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” утырышын үткәрде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” (“ТНХИ-Х” Директорлар советы утырышын үткәрде. Утырыш барышында калдыкларны эшкәртү буенча яңа ысуллар белән таныштырылды һәм файдалы казылма чыгаруга салымны (НДПИ) киметү өчен нефть үзенчәлекләрен модельләштерү турында сөйләп үтелде.

“Данекс” компаниясе генераль директоры Евгений Никонов республикада күбекләндерелгән полистиролны эшкәртүнең яңа ысулын гамәлгә кертү мөмкинлеге турында сөйләп үтте. Ул, бүген полистирол – иң киң таралган полимерларның берсе, дип искә төшерде. Полистирол, төзелеш һәм медицинадан алып, ризыкны төрүгә кадәр, бик күп өлкәләрдә кулланыла.

“Күбекле полистирол күп урын алып тора, шуңа күрә аны йөртү гаять катлаулы: 1 куб метр күләмендәге полистиролның авырлыгы нибары 7-40 килограмм тәшкил итә. Шуңа күрә 1 фурага нибары 400 килограмм чамасы материал урнаштырып була. Нәтиҗәдә калдыкларны  ташу файдасызга әйләнеп кала, шуның аркасында алар күмеп кенә куела”, – дип аңлатып үтте проблеманы Никонов. Аның әйтүенчә, күбекле полистиролны эшкәртү буенча мобиль җайланма кулланырга мөмкин. Аны калдыклар җыю урынында ук куллану күздә тотыла. Шуңа күрә полистиролны ташу чыгымнары булмаячак. Җиһазның прототибы Татарстанда булдырылган да инде, сынау уза. Шуннан файдалану нәтиҗәсендә 90 тапкыр күбрәк кысылган “болванка”лар килеп чыга. Эшкәрткәннән соң материал үзенчәлекләрен югалтмый, аннан бернинди өстәмәләрсез файдаланырга мөмкин, – ди генераль директор.

Рөстәм Миңнеханов полистирол калдыкларын эшкәртүнең бик мөһим булып торуын билгеләп үтте.  Бу әлеге кыйммәтле химик материалны кабат куллану мөмкинлеге  биреп, экологиягә уңай йогынты ясаячак, диде Президент.

Шуннан соң нефть һәм газ үзенчәлекләрен модельләштерү өчен компьютер программасы белән таныштыру булды. Ул файдалы казылма чыгаруга салымны киметү мөмкинлеге бирәчәк. Программаны эшләүчеләр  – Иннополис белгечләре.

“Безнең продукт предприятиеләргә нефть һәм газ скважиналары дебитын төгәл генә үлчәү мөмкинлеге бирәчәк. Шулай ук геологик мәгълүматларның төгәллеге артачак, технологик процесска контрольлек үсәчәк. Шул рәвешле НДПИ салу базасы да төгәлрәк билгеләнәчәк”, – дип аңлатып үтте программаны эшләүчеләрнең берсе Михаил Тонконог.

Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашкан “Татнефть” вәкилләренә, чынбарлыкта а икътисади нәтиҗәсен аңлау өчен, әлеге яңалыкларны сынап карарга кушты.

 


Фикер өстәү