Казанда Роберт Галиевны соңгы юлга озаттылар

Казан дәүләт аграр университетында Студентлар халык театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиевны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрәсимен Татар-информ онлайн күрсәтте.

Роберт Галиевны соңгы юлга озатырга Камал театрының күренекле артистлары Илдар Хәйруллин, Әсгать Хисмәтов, режиссер Раушан Шәриф һәм башкалар килгән иде.

«Театрыбыз ятим калды. Роберт абыебызның исеме институтыбызның тарихына алтын хәрефләр белән язылыр»,  — диде аграр университет проректоры Булат Җиһаншин.

Роберт Галиев туган авылы Теләче районы Максабаш авылында  җирләнәчәк.

 


Фикер өстәү