Кулына китап алса, дөньясын оныта ул. Актаныш районында гомер кичерүче Нәкыя әби Шәйхиева-Кәрамова 90 яшендә дә китап укудан туктамый. Элек кызык китапны бер төндә укып чыга торган булган. «Хәзер инде тәмен тоеп, ашыкмыйча укырга яратам. Миңа китап җене кагылган», – ди ул.
Нәкыя әби үз гомерендә ничә китап укыганын хәтерләми. Ул 30 ел буе Актаныш районы китапханәсен җитәкләгән. Шул елларда китап фонды 30 меңгә җитсә, шуның яртысын укып чыкканмындыр, дип әйтә әбекәй. Укучыларга киңәш итү өчен, беренче булып, һәр яңа китап белән үзе таныша торган булган. Эштән киткәч тә, басылып чыккан татар китапларын да, рус язучыларының әсәрләрен дә укып барган, чит ил язучыларының романнарын да.
– Гомерем буе совет халкының сугыш елларындагы батырлыгы турында укырга яраттым. Шулай ук авыл тормышы, гаилә, тәрбия, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яктырткан әсәрләрне дә кызыксынып укый идем, хәзер дә шулай, – ди элеккеге китапханәче.
Соңгы 1–2 ел эчендә Зифа Кадыйрованың берничә әсәрен укып чыккан, үзе өчен аның иҗатын ачкан. Гариф Ахуновның «Хәзинә», «Хуҗалар» романнарын, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен, Петр Проскуринның «Судьба» исемле романын, Анатолий Ивановның «Тени исчезают в полдень» әсәрен күңелендә кабат яңарткан. Бу урында ул иң яраткан әсәренә тукталмыйча кала алмады. Заманында әлеге әсәр буенча төшерелгән киноны карап, аңа гашыйк булган. Бу – инглиз язучысы Шарлотта Бронтеның «Джейн Эйр» исемле романы. Аны башкаларга да укырга киңәш итә. Шулай ук Гүзәл Яхинаның халыкта күп каршылыклы фикерләр уяткан «Зөләйха күзләрен ача» романын да укыган. Ел башында зур кызыксыну белән якташы, атаклы татар җырчысы Әлфия Авзалова турындагы истәлекләрне укып чыккан. Газеталар алдыра.
Нәкыя әби китапны кешелек дөньясы уйлап тапкан иң зур могҗизаларның берсе дип саный. Ул кешеләргә үз-үзләрен аңларга ярдәм итә, яхшы дуслар кебек: тынычландыра да, юата да, көлдерә дә, уйландыра да. Кайбер китапларны кат-кат укыса да, барлык хисләрне яңадан кичерә икән.
Элек китапны сукыр лампа астында да укыганнар, хәзер исә китапка карата игътибар кими бара. Яшьләрнең уку теләген ничек арттырырга? Китаптан башка яши алмаган Нәкыя әбидән шул хакта да сорадык.
– Бөтен яшьләр дә китап укымый дип әйтмәс идем мин. Әйе, заманалар үзгәрде, китапка игътибар кимеде, чөнки һәр баланың кулында телефон хәзер. Шуннан күзләрен ала алмыйлар. Мактанып әйтәсем килми, шулай да 11 оныгым да китап укырга яратты балачакта. Җәйге каникулда җыелгач, өй китапханәсендәге «Балалар дөнья әдәбияты» китапларын ярыша-ярыша укыйлар иде. Укып кына калмыйча, шулардан өзекләрне үзләренчә сәхнәләштереп уйнарга да яраталар иде. Әйе, бүгенге ата-аналар, әби-бабайлар китапның чын тәрбияче булуын оныталар шул. Ә бит китап укып үскән бала грамоталы язарга өйрәнә, үзендә китап геройларындагы уңай сыйфатларны булдырырга омтыла, аның фикер йөртү сәләте, хәтере, игътибары үсеш ала, – ди ул. – Китап биргән тәрбияне бернәрсә дә алыштыра алмый дип саныйм мин. Оныкларым гына түгел, хәтта оныкчыкларым арасында да китап сөючеләр бар. Олы оныгымның кызы Элвина Кәрамова – 5 нче сыйныф укучысы, гел «5ле»гә генә укый мәктәптә. Карт әбисе кебек китап укырга үлеп ярата. Китапханәгә йөри, укыган әсәрләренең эчтәлеген аерым дәфтәргә дә язып бара. Минем дәвамчым, китапханәче булыр инде дип тә уйлап куям. Шундый мисаллар күбрәк булсын иде шул. Кечкенә балаларга әти-әниләре китап укысын иде. Татар әкиятләрен, шигырьләрен тыңлап үскән бала татар җанлы була. Менә мин 90 яшемдә булсам да, кунакка кайткан оныкчыкларыма «Су анасы» әкиятен яттан сөйләргә яратам. Җыелышып утыралар да тыңлыйлар бит балакайлар.
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat