Җырчы Илсаф: «Мин шок хәлендә, әле кичә кичке 9да сөйләшкән идек кенә»

Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат булган.

Аңа нибары 67 яшь иде.

Аның белән күп еллар бергә иҗатта кайнаган, якын дусты — Татарстанның халык артисты Илсаф белән элемтәгә кердек:

– 3 минут элек үлгәнен ишеттем. Кулымнан телефоным төшеп китте хәтта. Ышанырлык түгел. Әле кичә кичке 9 да шалтыратым. Кәефе яхшы иде. Шаярып сөйләште. Апрель башында “Чулпан” мәдәният йортында премьерабызны күрсәтәчәкбез, дип шатлыгын бүлеште. Беркайчан да «авыртам» димәде. Гел кәефе яхшы иде. Ниләр булгандыр, белмим әлегә, – ди ул.

Роберт абый Казанда ялгызы гына яшәгән.


Фикер өстәү