Россия һәм Татарстан Иҗтимагый палаталарының уртак утырышында телләрне саклау  турында фикер алыштылар

Россия һәм Татарстан Иҗтимагый палаталарының уртак утырышының бер секциясендә Россия белгечләре этнокультура һәм телләрнең күптөрлелеген саклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.

– Туган телләрне саклау тәҗрибәсенә игьтибарлырак булырга, мәгарифтә, милли мәдәниятне саклау өлкәсендәге  яңалыкларны барларга кирәк. Бүген без, 20 ел элеккеге белән чагыштырганда, бөтенләй башка мәгълүмат киңлегендә яшибез. Шуңа күрә интернетта да төрле халык мәдәниятенең, телләрнең урын алуы  кирәк. Анда күптеллелек һәм мәдәни төрлелек тә чагылдырылырга тиеш. Цифрлы технологияләр үсеше заманында халыкларның мәдәнилеген һәм шуның белән бергә бик зур мәдәният катламнарын югалтмау бик мөһим,  – диде республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2014–2022 елларга Татарстан дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасын координацияләүче  булып тора. Министрлыкның милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова әйтүенчә, белем бирү процессында туган телләргә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне куллану мәсьәләсе әлегә проблема булып кала.

– Без Татар китап нәшрияты белән берлектә татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне әзерләүне оештырдык. Алар федераль дәреслекләр исемлегенә кертелер дип өметләнәбез. Чөнки дәреслекләрдән башка туган телдә белем бирү процессын оештыру мөмкин түгел диярлек,  – диде ул.

Шулай ук Татарстанда туган телләрне саклау, өйрәнү һәм укыту мәсьәләләренә кагылышлы җыентык дөнья күрәчәк.

– Секция нәтиҗәләре буенча җыентык басылачак. 15 мартка кадәр барыгыз да бүгенге темага карата үз фикерләрегезне белдерә аласыз,  – диде Татарстан Иҗтимагый палатасының этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча комиссиясе рәисе Андрей Большаков.

Утырыш ахырында белгечләр Россия  төбәкләренең профильле ведомстволарына җибәрү өчен этномәдәни һәм тел күптөрлелеген саклау өлкәсендә дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр тупладылар.

Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү