Казанга Арнольд Шварцнеггер киләчәк

2022 елның гыйнварында Казанда узачак махсус Олимпиадага бөтен дөньядан ике меңгә якын VIP-кунак киләчәк. Алар арасында актер һәм сәясәтче Арнольд Шварценеггер да бар. Бу хакта Россиядә Махсус Олимпиада президенты Ольга Слуцкер «Матч»телеканалына биргән интервьюсында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, ярышларда 107 илдән спортчылар катнашачак, алар спортның җиде төрендә ярышачаклар. Россия командасы иң күп санлысы булачак — 200гә якын кеше.


Фикер өстәү