Казанда узачак Махсус Олимпиада кичектерелә

Казанда инвалидлар арасында Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиада уеннары, пандемия аркасында, 2023 елның гыйнвар аена күчерелә. Бу хакта Россия Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Махсус Олимпиада» халыкара оешмасы, дөньяда коронавирусның дельта-штаммы таралу сәбәпле, шундый карарга килгән. Карар, Россия Хөкүмәте һәм Татарстан җитәкчелеге белән берлектә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фикерен исәпкә алып кабул ителгән. Исегезгә төшерәбез: ярышларны үткәрү киләсе елның 22–28 гыйнварына планлаштырылган иде.

Сүз уңаеннан, Махсус Олимпиада башта быел февраль аенда Швециядә үткәрелергә тиеш булган. Әмма әлеге ил ярышларны үткәрүдән баш тарткан. Шуннан соң Россия уеннарны үзендә уздырырга тәкъдим иткән. Казанда уеннарның спорт программасы спортның 7 төрен: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол (бина эчендә туплы хоккей уйнау), чаңгыда узышу, тимераякта фигуралы шуу, шорт-трек, кыска чаңгыда йөгерүне үз эченә ала.

Бөтендөнья Махсус Олимпиада уеннары – акыл үзенчәлеге булган кешеләр өчен иң зур спорт чараларының берсе.


Фикер өстәү