Республиканың 10 символын сайлауда катнашып бүләк отарга мөмкин

3 сентябрьдә  #НародныйТатарстан  фото-челленджы башланды.  Анда катнашуның шартлары бик гади. 

Август һәм сентябрьдә социаль челтәрләрдә #НародныйТатарстан бәйгесе уза.  Анда катнашучылар онлайн-тавыш бирү юлы белән республиканың 10 символын билгелиләр. Бер үк вакытта район эчендәге символлар да, районнар да бер-берсе белән ярышалар: һәр этапта иң аз тавыш җыйган районнар (район халкы санына карата) төшеп кала. Катнашучылар арасында 10ун JBL портатив колонка уйнатылачак.

Конкурста катнашу өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:

— Үз районының/шәһәренең яраткан символы фонында фотога төшәргә яисә селфи ясарга;

— символ исемен күрсәтеп һәм кайсы шәһәрдә/районда  төшкән фотоны  ВКонтакте яки Instagram дагы үз битеңдә #НародныйТатарстан хэштегы белән фото урнаштырырга.

Җиңүчеләр 9 һәм 14 сентябрь көннәрендә рандомайзер ярдәмендә https://vk.com/narodniytatarstanhttps://vk.com/narodniytatarstan проекты төркемендә туры эфирда билгеләнәчәк. Конкурста бары тик коммерциячел булмаган аккаунтлар гына катнаша ала. Фотосурәтләр саны чикләнмәгән.
Исегезгә төшерәбез, 2-8 сентябрь көннәрендә ВКонтактеда  тавыш бирүнең 2 нче этабы уза. Яраткан  районыгызның төп символлары өчен тавыш бирегез.

 


Фикер өстәү