11-13 сентябрьдә һәр сәгать саен  iPhone уйнатыла

11-13 сентябрь көннәрендә #МойТатарстан конкурсында катнашып, 36 смартфонның берсен отасыгыз киләме?

iPhone смартфонын ничек отарга?

— 11, 12 яки 13 сентябрьдә (8:00-20:00 сәгатькәчә) үзеңнең сайлау участогыңда селфи ясарга

— Фотосурәтне #МойТатарстан хэштегы белән ВКонтакте яки Instagram челтәренә урнаштырырга.

Конкурста Татарстан Республикасыннан фәкать коммерциясез аккаунтлар гына катнашырга мөмкин. Фотосурәтләр саны чикләнмәгән.

Җиңүчеләр 11, 12, 13 сентябрьдә туры эфирда һәр сәгать саен билгеләнеп торачак.

11 һәм 12 сентябрьдә смартфоннар,  һәр сәгать саен, 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькәчә ВКонтакте  челтәрендәге (https://vk.com/tatarstantop) #МойТатарстан фотомарафоны төркемендә уйнатылачак.

13 сентябрьдә исә ВКонтакте челтәрендәге Татарстан Республикасы рәсми төркемендә (https://vk.com/nashtatarstan)  #МойТатарстан онлайн-марафоны кысаларында, һәр сәгать саен, 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькәчә смартфон отарга мөмкин булачак.

 


Фикер өстәү