#ТатарстанВместе #МояПерепись бәйгесендә катнашкан дүрт кеше iPhone 13 отты

Бу көннәрдә Татарстанда #ТатарстанВместе #МояПерепись онлайн-фотоконкурсы уза. Республикада җанисәп барган көннәрдә барлыгы 28 смартфонның иясе ачыкланачак.

«1-14 ноябрьдә көн саен 20.00 сәгатьтә „ВКонтакте“ социаль челтәренең „Народный Татарстан“ төркемендә туры эфирда икешәр iPhone 13 уйнатабыз. Бәйгедә катнашу шартлары бик гади. Республикада яшәүчеләр исәпкә алу пунктларына яки күп функцияле үзәккә килергә, җанисәп плакаты яки баннеры фонында селфи ясап яисә фотога төшеп, аларны „ВКонтакте“ һәм Instagram социаль челтәрләренә урнаштырырга тиеш», — ди бәйгенең оештыручысы — «Народный Татарстан» төркеме вәкиле.

Аккаунтның коммерцияле булмавы һәм ачык булуы шарт. Шулай ук ике #ТатарстанВместе #МояПерепись хэштегы булуы зарур

Конкурсның ике көнендә Казан һәм Әгерҗедә яшәүче дүрт кеше смартфон откан. Аларның берсе бүләген алган инде, өчесе әле алырга килмәгән.

Бәйгедә 1-14 ноябрьдә иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр социаль челтәрләрдә фото урнаштырган 18 яшьтән узган кешеләр катнаша ала. Конкурска бер кешенең бер фотосы гына кабул ителә.


Фикер өстәү