Түбән Новгородның Карлы бульварындагы күп катлы йортларның берсендә бүген иртән шартлау булды. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, эпицентрда бина гына түгел, янәшәдә туктап калган машиналар да булган. Коткаручылар өемнәр астыннан хатын-кызны тартып ала — аның тәне пешкән һәм төрле җәрәһәтләре була. Хәзер җимерекләр астында булырга мөмкин булган икенче хатын-кызны эзләү дәвам итә.
Ике зыян күрүчене эзләү иртәнге 9дан дәвам итә. Коткаручылар бер хатын-кыз белән элемтәне шунда ук урнаштыра алган. Икенчесе турында әлегә берни дә билгеле түгел. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләр арасында шулай ук 1978 елда туган ир-ат та бар, ул шартлау вакытында стоматология клиникасында кабул итүдә булган, аның баш җәрәхәтләнгән травмпунктка озатканнар.