3 яшькә кадәрге сабыйларга пособиеләр бирүне автомат рәвештә озайту төгәлләнә

1 марттан 3 яшькә кадәрге сабыйларга пособиеләр бирүне автомат рәвештә озайту төгәлләнә.  Әлеге алым коронавирус пандемиясе башлангач кертелгән иде.

Хәзер беренче баласы туган гаиләләргә социаль түләүләр алу өчен кирәкле барлык документларны җыеп, шәхсән тапшыру таләп ителә. Икенче бала туганда, ата-аналарга Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Ике очракта да Күпфункцияле үзәккә генә мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин. Пособиене елга бер мәртәбә озайту  шарт.

Дәүләт Думасы гыйнвар ахырында декрет акчасын, бала туганда һәм аны карау буенча пособиене Социаль иминиятләштерү фондыннан түләү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Хәзер бу акча эш бирүче  аша уза. Документ, компаниянең финанс хәленә бәйсез рәвештә, түләүне гарантияли.


Фикер өстәү