Фәрит Мөхәммәтшин коммерцияле булмаган оешмалар арасында бәйге уздыру тәкъдимен хуплады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин коммерцияле булмаган оешмалар арасында партия грант бәйгесен кабат игълан итү тәкъдимен хуплады, дип хәбәр итә Татар-информ.

«Грант ярдәме күрсәтү өчен, әлеге проектны яңадан гамәлгә ашыра башларбыз дип уйлыйм. Резервлар бар. Моны эшләргә кирәк», — диде ул «Игелек технологияләре» социаль онлайн-форумында.

Фәрит Мөхәммәтшинга шундый үтенеч белән «Сары обойлар» проекты координаторы Ольга Грахова мөрәҗәгать итте. «Волонтерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре үз проектларын тагын да сыйфатлырак һәм югары дәрәҗәдә гамәлгә ашыра алсын өчен партия грант бәйгесен кабат игълан итүегезне сорыйбыз», — дип искәртте ул.


Фикер өстәү