Күзләренә ничек карарсың?..

Мөслим районының Метрәй авылына килеп төшкәч, безне беренче булып китапханәгә чакырдылар. Юкка түгел икән. Баксаң, олысы-кечесе шунда җыелган. Кемгәдер китап кирәк, кемдер берәр чара үткәрү мәшәкате белән янып йөри, халык театрында катнашучылар спектакль турында белешә, «Ватаным Татарстан» журналистлары белән сөйләшеп алырга дип, махсус килүчеләр дә бар. Китапханәче Римма Даутова безне эшләре белән таныштыра. Шунда игътибар иттем: арадан 12–13 яшьләр тирәсендәге бер малай акрын гына килде дә, дәшми-тынмый гына, Римма ханымга сыенды.

– Бу минем улым Дима була инде, – диде ул, малайны кочагына кысып. Саф татар авылында малайның исеме азрак сорау тудырса да, бүген бу гаҗәп хәл түгел инде дип, дәшми калдым. Шикләнүем урынлы булган икән. Диманы Римма ханым тәрбиягә алган булып чыкты. Ул гаиләдә үзе генә дә түгел икән әле.

Өметләр өзелмәде

– Шушы авылда туып үстем мин, – дип үзе белән таныштырды Римма ханым, – Чаллыдагы педагогия институтын тәмамлагач, ике дә уйламадым, авылыбызга кайтып, мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта башладым. Насыйп ярым да шушында булган икән. Фаяз белән тормыш корып, ике бала үстердек. Улыбыз Фәнзил белән кызыбыз Фәнзилә үз тормышлары белән яши. Кошлар очырган кебек, үз балаларыбыз таралышкач башланды бугай бу халәт. Йортыбыз бушады да калды. Югыйсә эшебез дә бар, терлек тә асрыйбыз. Янәшәдә балаларның чуалып йөрүләре җитми генә бит күңелгә. Ул вакытта асрамага бала алу бер шаукымга да әйләнеп киткән иде кебек. Анысы да этәргеч ясагандыр, күрәсең. Уйлаштык та 2008 елның сентябрь аенда Бөгелмә балалар йортыннан ике бала алып кайттык. Светланага – 8, абыйсы Илдарга 10 яшь иде. Куанычлы мәшәкатьләр белән яши генә башлаган идек, бер ай да үтмәде, ирем үлеп китте. Хәтерлим әле: аны соңгы юлга озатканда, янымда Светлана басып тора. Ничектер, беренче тапкыр күрүгә бик якын иттем мин аны. Күзләремә карады да: «Әни, хәзер син безне кире илтеп бирәсеңме инде?» – дигән сорау бирде. Аяк астымда җир убылып киткәндәй булды шунда. Кочаклап еладым. Әниләре исән иде аларның. Кызымның: «Приют янында гына бер кибет бар иде. Шунда әни үз ишләре белән гел аракы алырга килде. Аны күргәч, оялып, иптәшләрем артына кача идем. Безне бар дип тә белмәде», – дип сөйләгәне булды. «Бик авыр булыр, аякка бастыра алмассың. Әллә кире тапшырасыңмы?» – дип әйтүчеләр дә булгалады. Җиңел түгеллеген үзем дә чамалый идем анысы. Әмма, менә сез дә йортлы, әти-әниле булдыгыз, дип ышандырып алып кайткан сабыйларның күзләренә ничек карамак кирәк? Ничек өметләрен өзмәк кирәк? Аннан мин ялгыз түгел бит. Инде аякка баскан улым белән кызым бар.

Ялгышмый Римма ханым. Үз балалары да кулларыннан килгәнчә ярдәм итә. Света белән Илдар да бик итагатьле, эшчән, уңган-булган булып үсәләр. Әмма вакыт җиткәч, алар да таралыша. Римма ханым тагын ялгыз кала. Кирәк бит, шулвакыт тормышында тагын үзгәрешләр килеп чыга.

– Мөслимдә яңа мәктәп ачылгач, шунда йөреп укырлар дип, Метрәй мәктәбен 4 еллыкка гына калдырдылар. Югыйсә балалар саны җитәрлек иде әле. Мәктәбебез дә шәп. Шулай итеп, мин кыскартылуга эләктем. Балалар бакчасында урын бушый дип, укырга җибәрделәр. Тик бу план барып чыкмады. Шулай итеп, мәктәптәге балалар белән юанган күңелем бөтенләй ялгыз калды. Шуннан соң, бер пешергән аш бөтен кешегә җитә бит инде дип үземне юата-юата, көч-җегәрем бар вакытта тагын балалар алып тәрбиялим, дигән катгый карарга килдем. Алабуга балалар йортыннан бертуган Стас белән Диманың бездә яши башлавына 5 ел булды инде. Башта русча гына сөйләшәләр иде. Хәзер үзегез күрәсез: татар малайларыннан бер дә ким түгел. Әтием Сәмигулла да исән әле, Аллага шөкер. 82 яшьтә. Малайларга ир-ат тәрбиясе кирәк дигән булып, күп вакытын алар белән үткәрергә тырыша. Мин эштә булганда улларым хәлемне белергә китапханәгә кереп чыга. Бик рәхәт була шул чакларда.

Китапханәдә

Миңа калса, алар китапханә тормышында да бергә кайныйлар бугай. Римма ханым белән төрле чараларда төшерелгән фотосурәтләрне карап утырабыз. Альбомның яңа бите ачылган саен Дима: «Әни, бу – мин бит!» – дип үзенә төртеп күрсәтә, аннан канәгатьләнү хисе белән елмая. Ветераннар клубында да, «Теле барның иле бар» түгәрәгендә дә үз кеше икән малайлар. «Һәр йортка – китап нуры» акциясен дә бергәләп алып баралар. Сәламәтлеге какшап, үзләре килә алмаган авылдашларына газета-журналларны, яңа китапларны өйләренә илтәләр.

Римма ханым үзенекеләрне генә түгел, авыл балаларын тәрбияләүдә дә зур өлеш кертә. Аның яныннан өлкәннәр дә өзелеп тормый. Китап кына түгел, газета-журналлар укырга киләләр. Үткәрелгән чараларны да авыл, район тормышы белән бәйләргә ярата китапханәче. Мөслим якларында туып үскән Фоат ага Садриевның, Шәмсия Җиһангированың, Мөҗәһит Әхмәтҗановның иҗатын монда барысы да биш бармагы кебек белә. Алар янына Тукай бәйрәмнәре, Клара Булатованың иҗат кичәләре кушыла. «Без тарихта эзлебез» дигәне шул җирлекнең тарихын өйрәнергә этәрә. Бу авылда йорт-җир җиткереп, үз эшләрен алып баручы яшьләр шуңа күрә дә күп түгелме икән әле? Нәрсә дисәң дә, һәр чара ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли бит. Сабый чактан ук барысын да күреп, белеп үсәләр. Димәк, 21 ел укытучы, аннан китапханәче булып эшләүче Римма ханымның балаларын санап бетерерлек түгел дигән сүз бу.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү