Танылган комментатор вафат булган

Танылган комментатор Юрий Розанов вафат. Бу хакта аның коллегалары хәбәр итте.

«Юрий Розанов вафат булды. 15 минуттан эфир. Ничек эшләргә, белмим», — дип язган Twitterда Михаил Моссаковский.

«Альбертыч… Якты хәтирә… Бөек комментатор иде… » дип язды Twitterда Георгий Черданцев.

Розанов 1961 елның 12 июнендә туган. Ул комментатор карьерасын 1996 елда «НТВ-Плюс»та башлаган. Соңгы елларда комментатор эфирда авыру сәбәпле күренмәде диярлек. 2019 елда Розановка яман шеш тапканнар.


Фикер өстәү