4 март тарихта ниләр белән истә калды?

31 ел элек (1990) РСФСР халык депутатларының беренче һәм бердәнбер составы сайланды. Депутатларга бик күп әйберләрне хәл итәргә вәкаләт бирелде. Бу Конституция кабул итү, Хөкүмәт башлыгын һәм югары дәүләт органнары башлыкларын раслау, референдумнарны билгеләү һәм башка бик күп мәсьәләләрне үз эченә ала.

1990 елның 4 мартында 1068 депутат сайлана. 16 мартта депутатларның I Корылтае үзенең эшен башлый. Борис Ельцинны РСФСРның Югары Совет рәисе итеп сайлыйлар, шулай ук РСФСР ның мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителә.

Император Александр II

166 ел элек (1855) император Александр II тәхеткә менә. Ул тарихка үзгәрешләр үткәрүче һәм азатлык бирүче булып кереп кала. Александр II идарә иткән елларда крепостное право юкка чыгарыла, хәрби хезмәт 25 елдан 15 кә калдырыла, Дәүләт банкы гамәлгә куела. Россия империясе шулай ук чикләрен дә киңәйтә. Александр II гә алты тапкыр һөҗүм ясыйлар, җиденчесе аның үлеменә сәбәп була.

Мининга һәм Пожарскийга һәйкәл

203 ел элек (1818 ) Мәскәүдә, Кызыл Мәйданда Кузьма Мининга һәм Дмитрий Пожарскийга тантаналы төстә һәйкәл ачыла. 1808 елда иң яхшы проектка бәйге игълан ителә. Анда скульптор Иван Мартос җиңеп чыга. Монументны кору өчен бөтен Россия буйлап акча җыялар. Ике ел эчендә 140 мең сум җыела.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү