Үзе сорап сугышка киткән Анна Моисеева: «1942 елның кышында коеларны сакларга туры килде, немецлар чишмәләрне агулый иде»

Зәйдә гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеевага карагач, күңелебездән генә: «Сөбханалла, күз тимәсен», – дип куябыз. 15 февральдә 98 яшен билгеләп үткән әби әле дә тик утырмаска тырыша. Ә бит аның тормыш юлы, авыр сугыш елларын яшь кыз килеш үз җилкәсендә татуы корычтай ир-егетләрне дә бөгеп салырлык. Бер гасырга якын гомер яшәгән ветеран мәктәпләргә очрашуга килгәч иң шук малайларны да авыз ачып тыңларга мәҗбүр итә.

Анна Ивановна 1923 елда Зәй районының Подгорный бистәсендә туа. 19 яшьлек кыз 1942 елның июль аенда Зәй хәрби комиссариатына иптәш кызлары белән бергәләп фронтка җибәрүләрен сорап килә. Шулай итеп, Анна Моисеева белән аның тагын дүрт сыйныфташы хәрби хезмәткә алына. Махсус курслар узгач, кызлар башта олауларда – Чаллыга, пристаньнан, баржаларга утырып, Горькийга юл ала, аннан Мәскәүгә озатыла. Тула өлкәсендәге Белев шәһәре тирәсендә беренче чирканчыкны ала Анна.

– Фашист эшелоны бертуктаусыз бомбага тота, җирне тетрәтеп танклар килә. Бу мәхшәрне мәңге онытасым юк. Товар вагоннарыннан чыгып, кайсыбыз кайсы якка тигәнәклеккә ташландык. Өстән үлем яуганда тигәнәк кайгысымы?! – дип искә ала Анна Ивановна.

Алар барысы да Беренче Белоруссия фронтының күчмә кыр хирургия госпиталенә шәфкать туташлары сыйфатында эләгә. Кызлар яраланган сугышчыларны аякка бастыру өчен тырыша. Кичәге чыгарылыш сыйныф укучылары, яшь кызлар иңнәренә төшкән авырлык, җаваплылыкны әйтеп-аңлатып кына да булмый.

– Кыр госпиталенә алгы сызыктан нинди генә яралыларны китерми иделәр. Аларга гангрена, столбняк өстәлә. – Ул бу турыда аеруча тетрәнеп сөйли. – Салкын канлы, батыр булырга кирәк, башкача булмый иде, – дип искә ала ул.

473 нче кыр-хирургия госпитале белән Анна Моисеева Берлинга кадәр барып җитә. Белев – Кенигсберг, Балтыйк буе – Орел – Курск дугасы – Польша – Берлин юнәлешендә сугышчан юл уза. Әле яралыларны дәвалау өстенә, шәфкать туташлары госпитальне үзләре саклый, яңа урында госпиталь оештыра, үлгән яралыларны җирли.

– Сугыш үткән урыннарда мич морҗалары гына тырпаеп тора иде. Үлгәннәр тиешенчә җирләнми, җир астыннан күренгәннәрен казып алып яңадан җирлибез. Кесәләрендәге жетоннардан кем икәннәрен ачыклап, гаиләләренә, частена хәбәр итү җаен карыйбыз. Ә күңелгә шундый авыр, бу һәлак булган солдатларның гаиләләре өчен нинди кайгылы хәбәр җиткерәбез бит дип уйлыйбыз, – дип искә ала күзләре яшьләнгән ветеран.

Өстәвенә 1942 елда кышкы салкыннарда Аннага урман чокырындагы коеларны сакларга туры килә, немецлар чишмәләрне агулый. Совет солдатлары, сусауларын басам дип, харап булмасын өчен кызлар төн йокламый. Үзләре туңып, күшегеп бетсәләр дә, Анна һәм аның кебек шәфкать туташлары кое тирәсендәге постны ташламый. Моның өстенә әле кызлар тарафыннан казылган землянкаларның исәбе-хисабы булмый. Инде госпиталь оештырып, яралыларны дәвалый гына башлыйлар, «алга» дигән фәрман килүгә, янә яңа урынга, алга китеп, госпиталь кора алар. Шул рәвешле, Анна Ивановна Берлинга кадәр барып җитә. Җиңү көннәрендә имзасын Рейхстагта калдыра.

1945 елның ахырында Анна Харьковка демобилизацияләнә. Аларның фронттан өйгә юл тотучы составын маршал Георгий Жуков шәхсән үзе озата.

Зәйгә исә ул 1946 елда кайта, 41 нче Карамалы балалар йортына эшкә урнаша. Әлеге балалар йортында нинди генә милләт вәкилләре булмый?! Фронтта туплаган тәҗрибәсе Анна Моисеевага сабыйлар белән тизрәк уртак тел табарга ярдәм итә. Бер елдан балаларны Казанга алып китәләр. Аннан Анна Ивановна район дәваханәсендә шәфкать туташы булып 40 ел хезмәт куя. Ә лаеклы ялга чыккач, музей өчен сугыш темасына экспонатлар җыюда зур өлеш кертә.

Анна Моисееваның күкрәген күп медаль-орденнар бизи. Аларны санап чыгарга гына да шактый вакыт кирәк булыр иде. Араларыннан II дәрәҗә Ватан сугышы ордены аеруча кадерле аңа. Дәрәҗәле бүләкләре курку белмәс, батыр хатын-кыз булуы турында сөйли.

Узган ел 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Казанда Татарстан Президенты «Бөек Ватан сугышында җиңүгә – 75 ел» юбилей медальләрен «Ел хатын-кызы – 2020» бәйгесе җиңүчеләре булган ветеран хатын-кызларга тапшырган иде. Алар арасында Зәйнең мөхтәрәм заты, сугыш ветераны Анна Моисеева да бүләкләнде.

Энҗе Әгъләмова


Фикер өстәү