Мәскәүне күргән әби

Рауза әби көн саен диярлек тәрәзәдән җәелеп киткән кырларга, ерактагы зәңгәрләнеп күренгән урманга, шул урман артына урнашкан туган авылы Карасуга күз сала. Сагына, бик сагына туган ягын әбекәй.

Нишлисең бит, тормыш арбасын тартырга хәл-әхвәлләр бетеп киткәч, балаларга сыенмый хәлең юк. Ярый әле, бәхеткә, ике кызы ерак түгел, Аксубайда гына яшәп ятулары. Шуңа күрә Рауза әби әле Гөлфиясендә, әле Илсөярендә кунак булып көн күрә. Урыны йомшак, тамагы тук, өй эче җылы. Ялгыз калган мәлендә Рауза әби туксанга таба тәгәрәгән хәтер йомгагын сүтә.
…Карасу авылында яшәүче Атнагол белән Миңсылу гаиләсендә бер-бер артлы өч малай дөньяга килә. Беравыктан көтеп алынган кыз бала туа. Аңа Минехаят дип исем кушалар. Малайларның гомерләре озын булмый, йөрәкләрне парә-парә китереп-әрнетеп, өчесе дә бер-бер артлы дөнья куя. Менә шул чорда Миңсылуның тагын бер кызы аваз сала. Малайларын югалтудан әрнегән ана әйтеп куя бит шунда: «Аллаһы Тәгалә өч малаемның берсен булса да кире кайтарса, бу төпчек кызымны тереләй җиргә күмәргә дә риза», – ди. Бу сүзләр кемнеңдер колагына кереп кала, күрәсең. Үсә-үсә төпчек кыз Рауза да бу сүзләрне ишеткәли тора. Тугач, үсәргә бит инде. Мин кирәксез бала дип булмый. Кыз мәктәпкә бара. «5»кә генә укып, җиде сыйныфны тәмамлый. Гаиләгә аз булса да ярдәмем тисен дип, колхозда төрле эшкә йөри. Соңга таба савымчы булып фермага керә. Беренче көннән үк җиң сызганып эшкә чума. «Иң күп сөт савучы» исеменә лаек була.
Инде гаиләгә дә, колхозга да кирәкле кеше икәнен тою кызга канатлар куя. Уңган кызга егетләр дә сүз кушкалый. Рауза үзе белән бергә эшләгән Ильяс исемле егеткә кияүгә чыга. Бер-бер артлы биш бала дөньяга аваз сала. Илшат, Илсөяр, Гөлсинә, Гөлсирә, Гөлфия исемнәрен алган балалар, һәркайсы үз урынын табып, хезмәткә чума.
Рауза әби бигрәк тә 1964 елда Мәскәүгә депутат булып барган чагын сагынып искә ала. Гап-гади бер сыер савучы съезд залында зур шәхесләр белән бергә утыра. 1971 елда исә тагын да зур дәрәҗәгә ирешә. Аңа «Коммунистик хезмәт ударнигы» дигән мактаулы исем, медаль һәм грамота бирелә.
Рауза әбигә әле, 1973 елдан алып 1979 елга кадәр дә депутат булып сайланып, гүзәл Мәскәү каласына барырга туры килә. Шушы авыр хезмәткә 29 елын багышлый әби. Шулар арасында бер ел урман кисү, өйдә төн буе кап сугу, янә совхозның күп төрле эшләрендә эшләү – боларын әбекәй авыр эш дип әйтеп тә тормый.
Шул еллар арасында туксанга җиткән әтисе Атнаголны җирли Рауза. Соңга таба туксан ике яшькә җиткән әнисе Миңсылуны җир куенына озата. Апасы Минехаятне карау һәм соңгы юлга озату шулай ук Рауза әбигә насыйп була, чөнки апасының баласы булмый. Сиксән яшен тутырган ире Ильясны да, догалар укып, әбигә җирләргә туры килә. Ходай Тәгалә аңа юкка гына гомер бирмәгән икән! Барлык туганнарына догачы булсын өчен аның тууы кирәк булган.
Әбинең уңган, тырыш булуын, һәрчак беренче булырга тырышуын авылдашлары хәзер дә кызык итеп сөйлиләр. Телевизор чыккан еллар. Карасуда бер-ике кешедә генә. Башка юк. Ә менә Дума кибетендә бар икән. Рауза, капчык алып, Дума авылына китә, һәм телевизорны күтәреп, ун чакрым араны узып, кайтып та керә. Ул чактагы телевизорлар бик зур бит инде. Арткы ягы гына да ярты метр.
Менә авылда бензин пычкысы пәйда була. Әмма ул бары тик Пермь өлкәсендә генә сатыла икән. Рауза янә, капчык тотып, Пермь өлкәсенә чыгып китә һәм өч көннән соң пычкы күтәреп кайтып керә. Өченче очракны еламый-көлми генә сөйләп тә булмый инде. Җәйге челлә. Раузаның өченче баласына тулгагы башлана. Ире ат белән кырга печәнгә киткән. Авылдагы бар булган бер-ике машина урманда агач тарттыра. Ә хастаханә авылдан өч чакрымдагы Кәкре Күл авылында. Рауза бусагада эчен тотып утыра бирә. Транспорт дигән нәрсә күренми. Шул чак аның күзе сарай янындагы велосипедка төшә. Ике дә уйламый, ханым аны әкрен генә юлга алып чыга да, утырып, Кәкре Күлгә элдертә. Юлда тулгагы да онытыла. Бары бер нәрсә турында уйлый: тизрәк барып җитәргә. Рауза, ракетадай җилдереп, хастаханәгә килеп тә керә дә, сабыен таба да. Ярты сәгатьтән соң нәни кызны имезергә дә алып киләләр. «Бик авыр булмадымы соң?» – дигән сорауга Рауза, велосипедта килгәнгәме, бик җиңел котылдым, дип елмая икән.
Рауза әби тәрәзә яныннан кузгала. Өйлә дә җиткән… Тәһарәт алып, намаз укыйсы, барлык мәрхүм туганнарның рухына, исәннәрнең исә сәламәт яшәүләрен теләп, догалар укыйсы бар. Кабул гына була күрсен!

Фәнис Низамов.
Аксубай


Фикер өстәү