«Матди яктан хатыныгызны тәэмин итмисез икән, хатын иргә буйсынырга тиеш түгел»

«Ватсап»тагы төркемнәрнең берсендә «8 Мартка әзерлек» дип аталган видео- ролик белән уртаклаштылар. Ике кулы- на ике аракы шешәсе тоткан исерек ир, йөзе җирәнгеч чытылган, ямьшәйгән, авызыннан селәгәй ага, алпан-тилпән килеп өенә кайтып килә. Күз алдына ки- терү кыен түгелдер: Россия чынбарлы- гы өчен типик күренеш. Риман абый әйтмешли, «шүтке» инде бу, әмма бик ямьсез «шүтке».
Бәйрәм итү белән бернинди уртаклыгы булмаса да, ка- лендарьдагы ул кызыл датаны нәкъ менә шул рәвешле бил- геләп үтүче ирләр, чынлап та, байтак кына. Күз алдына ки- терергә була инде: мондый «бәйрәм»не өзелеп көтеп алуы кыен. Болай гадәттә уртача гаиләдә ул көнне хатыннарга һәм кызларга аерым хөрмәт күрсәтергә тырышыла: бүләкләр алып бирелә, кемнәрдер хатыннарын бер көнгә генә булса да дөнья мәшәкатьләреннән азат итеп, ял иттер- мәк булалар. Кыскасы, кем кадер-хөрмәтне ничек күзал- лый, шулай күрсәтә инде.
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне буларак БМО тара- фыннан бәйрәм булып танылса да, аны зурлап үткәрү Россия- дә һәм элекке совет республикаларында гына гадәткә кергән дип әйтәләр. Хәзер бит инде Көнбатышта «хатын-кызлар юк, ир-атлар юк» дип саташалар, хәтта аерым бәдрәфләрне бете- реп, табигый хаҗәт үтәү урынын уртакка әйләндерергә омтылучы дәүләтләр дә бар, «әти-әни» сүзләрен тыеп, «бе- ренче номерлы тудыручы», «икенче номерлы тудыручы» ди- гән терминнарны гадәткә кертергә тырышучылар да җитәр- лек. Шулай булгач, аерым хатын-кыз бәйрәме дә ул илләрдә яклау тапмаса, гаҗәп түгел. Хатын-кыз азатлыгы өчен көрәш йөз елдан артык туктаусыз бара һәм аның һаман да очы-кы- рые күренми. Бездәге 8 Март бәйрәме дә шул көрәшнең бер чаткысы, нәтиҗәсе буларак гамәлгә кергән бит инде.
Азатлык өчен көрәшне дөньяның алга киткән дип санал- ган дәүләтләрендә ирләр һәм хатыннарны тигезләү дип аңлыйлар, ягъни ирләр хокукы белән хатын-кызныкы тәң- гәлләшергә тиеш. Моны, әйтик, җитәкче урыннарда эшләү- че гүзәл затлар санын ирләрнеке белән тигезләү, нәфис җе- неснең хезмәт хакы белән ирләрнекен тәңгәлләштерү, бала тәрбияләүне хатыннар кулына гына калдырмыйча, ирләр җилкәсенә дә күчерү дип аңлыйлар. Ирләрне декрет ялына чыгарасың да, хатынны эшкә җигәсең, менә дигән тигезлек хасил була. Вәләкин күпме генә тигезләргә тырышмасын- нар, бу өлкәдә иң алга киткән илләрдә дә «тигезлек» бары- бер барып ук чыкмый. Менә Швециядә соңгы елларда «фе- минист Хөкүмәт» дигән Хөкүмәт мәйданга килде. БМО док- ладында 2016 елда швед Хөкүмәтендә министрларның
54 проценты – хатыннар, парламент депутатларының
43,6 проценты гүзәл затлар икәнлеге әйтелә, әмма швед ха- тыннары әле һаман да барыбер хезмәт хакын ир-атларга караганда 13,2 процентка кимрәк алалар икән. Хөкүмәттә хатыннарны сан ягыннан ирләрдән өстенрәк итүгә иреш- кәннәр шведлар, әмма бизнеста җитәкчелек һаман да
ир-атлар кулында калган. Менеджерларның 80 проценттан артыграгы – ир-атлар, топ-менеджерларның 94 проценты – ир-атлар. Фән тармагында да шундый ук хәл. Профессор урындыкларының 75 процентын көчле җенес яулап алган. Үзен «дөньядагы беренче феминист Хөкүмәт» дип атаган Хөкүмәт әгъзалары бик аптырыйлар бу хәлгә. «Гендер ти- гезлек ул – хакимлекне бүлү мәсьәләсе, моның өчен вакыт таләп ителә. Ләкин хәтта мин дә көтүдән туйдым», – ди бу хакта тигезлек мәсьәләләре буенча министр Аса Регнер.
Хатын-кыз тигезлеге өчен тиңсез көрәш алып бару Шве- циядә шуңа китергән: ул илнең хәзер «көчләүләр буенча дөнья үзәге» дигән исеме бар. Тагын бер швед уңышы бәхәссез рәвештә күзгә ташлана: ил «ялгызлар иле» дигән исемгә лаек булып ята. Анда бала туу да ЗАГСка бару өчен сәбәп дип саналмый. Дәүләт пособиесе ялгыз бала тәрбия- ләү өчен җитәрлек. Шуңа күрә швед йортларының 40 про- центы – ялгызаклар өчен яшәү урыны. Шведлар сер бир- миләр, ялгыз яшәүне өстенлек дип танырга тырышалар, әмма бөтен дөньяда ялгызлык стрессларның һәм депрес- сияләрнең, хәтта суицидларның төп сәбәбе булып санала.
Хатын-кыз азатлыгы өчен көрәш алга киткән илләрнең берсендә дә көтелгән нәтиҗәләргә китермәде әлегә. Гаилә институты үзен бу мәсьәләдә консерватив тоткан илләрдә генә нык саклана. Әйтик, японнарда гаилә таркалу һәм ни- кахсыз бала табу очраклары чагыштырмача аз. Аларда тра- диция буенча гаиләне ирләр тәэмин итә, хатыннар эшләми диярлек. Феминисткалар өчен менә дигән көрәш мәйданы инде ул ил, чөнки анда хатын-кызга эшкә урнашу кыен. Ир-атларга өстенлек бирелә һәрчак. Японнарның феминизм хәрәкәте каршында тагын бер гаебе күзгә ташлана: метрода бары тик хатын-кызлар өчен генә вагоннар бар, эштән соңга калып караңгыда кайтучы хатын-кызлар өчен йөртүчесе ха- тын-кыз булган махсус такси эшли. Шуңа күрә көчләүләр са- ны буенча Япония алга киткән илләр арасында иң куркы- нычсызы булып санала. Азатлык өчен көрәш никадәр азрак алып барылса, хатыннар иминлеге шулкадәр ныграк тәэмин ителә дигән нәтиҗә ясап булмыйдырмы моннан?
Болай көрәшмичә генә хатын-кызга үз хакларын тәэмин итсәң, ничек булыр иде икән? Исламда, мәсәлән, хатынны ир тәэмин итәргә тиеш. Гүзәл затның үз керемнәре бар икән, акчасын ул үзе өчен генә тота, ир аның бюджетына кагыла алмый. Хатынның һәм балаларның матди тормышы тулысынча ир җилкәсендә. «Тәэмин итү» исә менә болай- рак тормышка ашырыла: ир үзенә нәрсә алса, шундый ук кыйммәттәге әйберне хатынына да алырга бурычлы. Моны мөселман ирләренең дә күбесе белми әле. «Хатын буйсы- нырга тиеш» дигән догманы гына беләләр. Шулай дип «пра- ва качать итүче» ирләргә күптән түгел генә бер мөселман галиме кисәтү ясады: «Матди яктан хатыныгызны тәэмин итмисез икән, хатын иргә буйсынырга тиеш түгел», – диде.
Гүзәл затларга мөнәсәбәт исә болайрак формалаштыры- ла: беренчесе, ул – әни, димәк, өстен хокуклы, икенчесе – синең хатының, синең кайгыртуыңа мохтаҗ, өченчесе – си- нең кызың, аңа дөрес һәм яхшы тәрбия бирсәң, ул – синең өчен җәннәт ишеген ачучы. Хатыннарга мөнәсәбәтне исә үз кызыңа мөнәсәбәт белән тиңләштерергә киңәш итә шул ук галим. Кызыңның ирен нинди итеп күрергә телисең, хаты- ның өчен шундый ир бул. Сер түгел, без – күпчелек әтиләр кызларыбызны аерым бер ярату белән яратабыз, аларның иминлеге өчен нык борчылабыз. Димәк, шул ярату һәм борчылу автомат рәвештә үз хатыныңа да күчәргә тиеш. Гаиләдә гармонияне менә шулай гына тәэмин итеп була.
Әниләр турында исә бер кыска гына истәлек белән уртаклашыйк. Бер имам искә ала: «Ун яшьлек вакытта мине Коръәнгә өйрәтүче бер шәехкә дәрес алырга бирделәр. «Ят- тан ни булса да укы», – диде ул. Мин «Фатиха» сүрәсен укырга азапландым, әмма барып чыкмады. «Синең әниең бармы? – дип сорады шәех. – Кайт та әниеңнән дога кылуын сора». Мин кайтып әнидән дога кылуын сорадым. Еллар үтте, мин Багдадта укып, күп гыйлем алып кайттым. Мәчеттә берәү белән бер китап турында фикерләшеп утыр- ганда, теге шәех килеп керде. Безнең әңгәмәне тыңлап тор- ды да: «Ничек шулкадәр гыйлем үзләштерергә мөмкин?!» – дип гаҗәпләнде. Минем аңа: «Әниегез бармы, булса, шу- ның догасын сорагыз», – дип әйтәсем килде, әмма оялдым».
Тормышта нигә дә булса ирешергә теләп, ирешә алмаса- гыз, әниегездән дога кылуын сорагыз. Әниегез булса инде. Безнең хатыннарыбыз да әниләр бит. Шулай булгач, аларга мөнәсәбәт тә аналарга мөнәсәбәт белән туры килергә тиеш. Җәмгыятьтәге барлык хатын-кыз белән бәйле проблемалар да шул рәвешле чишелә ала. Бит безгә урамда очраган бар- лык хатын-кызлар да – я әниләр, я булачак ана. Шулай бул- гач, әниләрне хөрмәтләгән кебек хөрмәтлик аларны.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ


Фикер өстәү