7 бала әнисе: Баланың нинди хисләр белән яшәгәнен белсәң, аңа да җиңел, син дә тыныч

Ут хатын! Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәүче Әнисә Рәхимова турында якыннары әнә шулай ди. Алар аның тәвәккәл булуына соклана. Иртән уйлаган эшне төшкә эшләп куя, диләр. Газ мичендә берьюлы икешәр бәлеш сала, кайчан килеп кермә –  табыны тулы ризык. Әле бит ул 7 бала әнисе дә! 

–  Ирем Марсель белән яшь аермабыз – 8 ел. Кияүгә чыкканда миңа – 18, аңа 26 яшь иде. Без Биектау районының Битаман авылында туып үстек. Марсель безнең апалар белән дус иде. Ул чакта мин әле бала-чага гына идем. Менә хәзер әле ярый ирем мин үскәнне көткән дип тә сөенәм, – ди Әнисә. – Һәр бала үз ризыгы белән туа, диләр бит әле. Бу, чыннан да, шулай.  Иң элек улыбыз Тимербулат туды. Ул инде өйләнде, киленем белән бер бала үстерәләр. Икенче  улым Шамил дә бездән чыгып китеп, аерым яши. Башта без шушы улларыбызны үстердек. Башка бала тапмас төсле идем. Эш урынымда таләпләр артты. Мәшәкатьләр барлыкка килә башлады. Пенсия бүлегендә эшли идем. Кайчак төнгә кадәр кала башладык. Иремә минем гел Хөкүмәт эшендә булуым ошап бетмәде. Ял кирәк, талчыгасың, диде. Аннары исә, берәр бәби алып кайтыйк, өйдә генә утыр, диде. Ике малайның үскәнен әтиләре түгел, үзем дә сизми калдым.  9 елдан тагын бәби сөйдек. Улыбызга Баязит дип исем куйдык. Өченче баладан соң икебез бергә дингә килдек, намаз укый башладык. Шуннан соң безгә Аллаһы Тәгалә тагын күп итеп балалар бирде. Улыбыз Нурислам туды, Галиәскәр, Исмәгыйльне алып кайттык. Өч ел элек кыз да сөяргә насыйп булды. Мәрьямебез туды.

27 ел бергә яшәү дәверендә Рәхимовлар өч өй сала. Казанның Киндери бистәсендәге йортларын җиткереп бетерәләр дә янәшәсенә тагын бер йорт күтәреп куялар. Анысын сатарбыз дип уйлыйлар. Алучы табыла, әмма йөри торгач, Рәхимовлар  6 бала белән шул йортка күченеп, үзләренекен сатып җибәрә. Алай да теләкләре Казанга якын җиргә күченү була. Дәрвишләр бистәсендә  яз башында йорт салырга керешәләр. Көзгә өй туе ясыйлар.

–  Эшне уйлауга эшләргә кирәк. Шөкер, бер дә үкенгәнем булмады. Ничек теләсәк, шулай эшләдек. Дин сабырлык, тынычлык, көч бирә. Аллаһы Тәгаләгә ышану бик күп борчуларны юкка чыгара. Үз әнием авырып киткәч тә, диндә булу ярдәм итте. Бәргәләнмисең, чәбәләнмисең. Сабыр итәсең. Теләкләребез дә кабул булды. Әнине табиблар 2 ай гомере калган дип кайтарсалар да, тәрбияләп торгач, 5 ел яшәде әле. Хәзер иремнең әнисен тәрбиялибез. Авырып киткәч, үзебезгә алып килдек. Әнкәйгә  92 яшь инде.  Аны кадер-хөрмәттә яшәтергә тырышабыз, – ди Әнисә.

Тормыш итә-итә тәҗрибә җыелды инде, ди ул. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлар өчен дә вакыт кирәк, ди:

– Тыныч, матур тормышта яшисең килә икән, вакытында туктый белергә кирәк. Тел сөйләр инде ул. Әгәр туктый белсәң, ачу дигән әйбер үзеннән-үзе басыла, юкка чыга. Элек гел уйлаганны әйтеп калырга тырыша идем. Хәзер әзрәк телне тыярга өйрәндем. Безнең әби әйтмешли, ирләрне бары тик яхшылык белән генә җиңеп була. Аллага шөкер, Марсель тормыш көтәр өчен бик җайлы кеше ул. Хәер, әгәр иремнең җылысын, аның ярдәмен тоймасам, бу кадәр баланы кемгә ышанып табар идем. Әтиләренә рәхмәт!

Балаларны тәрбияләү дә Әнисә өстендә. Көнозын алар белән булгач, сабыйларның күз карашыннан ук ни әйтергә теләгәнен аңлый ул.

– Безнең тормыш үз җаена салынган.  Олы балаларым өчен җаным тыныч. Хәзерге вакытта 15 яшьлек улымны тәрбияләү белән шөгыльләнәм. Шундый вакытлары: укыйсылары да килми, үзләрен үскән дип хис итәләр. Үсмерлек чоры җиңел түгел. Шуңа да аны кулдан ычкындырмаска тырышам. Балалар белән бик озак сөйләшәм. Аларга якынаям. Күбрәк сөйләшәбез, аңлашабыз. Проблемаларны табып чыгарабыз, чишү юлларын эзлибез. Башкача мөмкин дә түгел. Балага кычкырып, сугып  тәрбия бирмиләр. Баланың күңелен аңларга кирәк. Нинди хисләр белән яшәгәнен белсәң, аңа да җиңел, син дә тыныч, – ди күпбалалы әни. – Миңа ардым дияргә дә ярамый. Әгәр зарлансам, Аллаһы Тәгалә каршыма әллә нинди авыр хәлдә калган кешеләрне чыгарып куя. Мин шуннан соң тормышыма шөкер итәм дә алга атлыйм. Кая анда иркәләнеп яту!  Балаларым сау-сәламәт дип сөенәм. Авыру бала тәрбияләүче әниләрне күз алдына китерәм. Барысын да уйлыйм да  яңадан эшкә тотынам. Гаилә җылысын саклау минем кулда. Ирең кайтканда өең чиста, ризыгың пешкән булырга тиеш. Ирләрне юк-бар белән борчымасак та була. Аларның эше җиңел түгел. Мин иремә кадер-хөрмәт күрсәтеп, ул миңа җылы мөнәсәбәттә икән – моны балалар күреп тора. Улларым – хатынына кадерле ир, кызым бәхетле хатын-кыз булсын дип тырышам.


Фикер өстәү