Табиблар һәм укытучыларның квалификация күтәрү чорларын пенсиягә чыгу өчен стажга керткәннәр

Укытучылар, табиб, очучы, янгын сүндерүче, коткаручылар һәм кайбер башка һөнәр ияләренең квалификация күтәрү өчен белем алу чорлары пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен хезмәт стажына кертеләчәк. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәтеннән хәбәр ителде, дип яза ТАСС.

“Хәзер вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирүче эш стажына өстәмә һөнәри белем алу, шул исәптән квалификация күтәрү чорлары да кертеләчәк, – диелгән хәбәрдә. – Иң мөһим шарт: бу чорда хезмәткәрләрнең эш урыннары һәм хезмәт хакларының сакланып калуы, ә эш бирүчеләрнең алар өчен Пенсия фондына акча күчерүе”.
Яңа тәртип картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия булган барлык һөнәр ияләренә кагыла. Шул ук вакытта ул һөнәре даими рәвештә квалификация күтәрүне таләп итүчеләр (болар – иң элек мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләре хезмәткәрләре) өчен аеруча мөһим.


Фикер өстәү