30 мәктәпкә 40 пианино кайтарылган

Ел башыннан илкүләм проект кысасында республика балалар сәнгать мәктәпләренә 40 пианино кайтарылган. Аларны Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 15,68 миллион сумга сатып алган. Музыка коралларын республиканың 30 мәктәбенә (шуның 24е – авыл, 6сы – Казан мәктәпләре) биргәннәр. Шулай итеп, Азнакай, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә кебек 18 районның сәнгать мәктәбендә яңа пианино барлыкка килгән.

Сүз уңаеннан, «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, Россия Президенты Указы нигезендә, 2019 елның 1 гыйнварында башланып китте. Ул 3 федераль проектны: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы культура» проектларын үз эченә ала.


Фикер өстәү