Нәҗибә Ихсанова белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле булды

Бөтендөнья татар конгрессы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты Нәҗибә Ихсанованың вафаты сәбәпле, кайгы уртаклаша.

«Бөтендөнья татар конгрессы мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту», диелгән кайгы уртаклашу хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез, хушлашу мәрәсиме, иртәгә, 15 мартта 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтәчәк.


Фикер өстәү