Казанның 13 бистәсен су басарга мөмкин

Казанда кинәт җылыту һәм карның тиз генә эреп бетүе көтелми. Әмма язгы ташуга әзерләнү эшләре башланган инде. Иң көчле ташулар апрель азагына туры килер, дип фаразланыла.

Шәһәр яны бистәләрендә күпер яны территорияләре, елгалардан кар суларының комачаулыксыз агып китүе өчен, чүп-чардан, куаклыклардан чистартылган. Коммуналь хезмәтләр, су басу ихтималын күзә тотып, урамнардан, җир асты кичүләре яныннан кар чыгару эшен дәвам итә.

Быел язын су басу куркынычы янаган бистәләр: Ягодная Слобода, Дружба, Савиново, Карьер, Әки, Яңа Сосновка, Царицино, Вознесенское, Малые Клыки, Первомайский, Салмачы, Борисково һәм Мирный.


Фикер өстәү