Татарстанда җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмат ресурсын булдыру хакында килешү имзаланды

 Хөкүмәттә “Росреестр”, Федераль кадастр палатасы белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында “Җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмат ресурсы” федераль дәүләт мәгълүмат системасын (ФГИС ЕИР) булдыру буенча берлектә эшләү турында өч яклы килешүгә кул куелды.

Килешүнең максаты – Татарстан башкарма хакимияте органнары мәгълүмат системаларын ФГИС ЕИР белән берләштерү һәм алардан мәгълүматлар алу, шулай ук экспериментта катнашучылар арасында берлектә эшләү тәртибен билгеләү.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан ФГИС ЕИР булдыру буенча эксперимент үткәреләчәк 4 субъект арасына кертелде. Шул сәбәпле төбәктә Федераль хакимият органнары территориаль бүлекләре һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашында эксперимент үткәрү буенча оператив штаб оештырылды. Эксперимент быел 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр үткәрелә. Татарстанда ул Әтнә, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында (гомуми мәйданы – 7,5 мең гектар) уздырыла. Аларда 26 торак пункт урнашкан, 225 меңнән артыграк кеше яши.

Эксперимент, ЕГРНдагы төгәлсезлекләрне бетереп, җиргә кагылышлы бәхәсләрне киметү, файдаланылмый торган күчемсез милек объектларын хуҗалык әйләнешенә кертү, җир һәм күчемсез милек буенча сервисларны гади халык өчен уңайлыракка әйләндерү мөмкинлеге бирәчәк.


Фикер өстәү