Володин Путинның Россия өчен әһәмиятен аңлаткан

Президент Владимир Путин, илне көчле дәүләткә әйләндереп, бик күп проблемаларын хәл итте. Аннан башка бүгенге Россия булмас иде. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин түбәнге палатаның пленар утырышы барышында Россия өчен Путинның әһәмиятен шулай аңлаткан. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Кавказда сугышны кем туктатты? Дәүләтнең алга таба җимерелүен кем булдырмый калды? Советлар Союзы, 90 нчы еллар чорындагы бурычларны өзү буенча кем мөмкин булганның барын да эшләде? Чит ил банкларына бурычларны кем түләтеп бетерде? Путин”, – дигән Володин, КПРФ башлыгы Геннадий Зюгановның 1990 нчы елларда Россия хакимияте гамәлләрен тәнкыйтьләгән чыгышына җавап итеп.

Володин шулай ук нефть компанияләренең дәүләт милкендә булмаганлыгын һәм нәкъ менә Путинның нефть сәнәгатен дәүләтнекенә әйләндергәнлеген искә төшергән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Путин дүртенче президентлык срогын дәвам иттерә. Ул дәүләткә тәүге тапкыр – 2000 елда, шуннан соң 2004 елда җитәкче булып килде. 2008-2012 елларда Президент вазыйфасын Дмитрий Медведев биләде. 2011 елның сентябрендә Путин яңа президентлык срогына баруын игълан итте. Президентык срогы 2012 елда дүрт елдан алты елга җиткерелде.

 


Фикер өстәү