Ана капиталыннан файдалану гадиләштерелгән

Хәзер ана капиталын торак йорт төзүгә яки аны төзекләндерүгә тотарга җыенган ата-аналарга Пенсия фондына башкарылган эшләр турында акт җибәреп мәшәкатьләнәсе түгел. Җир һәм андагы йортның милеккә рәсмиләштерелүе турында “Росреестр”дан өземтә тапшырсаң, шул җитә. Федераль хөкүмәт карарының үз көченә керүе әнә шундый мөмкинлек бирә.

Исегезгә төшерәбез: быелдан башлап, ана капиталы беренче балага – 483882 сумга, икенче балага – 639432 сумга җитте. Аны торак сатып алу яки төзүгә, баланы укыту өчен түләүгә, ана пенсиясенең тупланма өлешенә, инвалид балалар өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алуга җибәрергә мөмкин. Җан башына туры килә торган керемнәре ике яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә бу акчаны, өч яше тулганчы, икенче балага айлык түләүләргә тоту хокукы бирелә.


Фикер өстәү