Яраксыз машина детальләреннән дүрт трактор җыйган Рәҗәп Шәрифҗанов: «66 яшьтә тик яталармыни?!»

Минзәләдә Рәҗәп Шәрифҗанов быел кар күп булды дип зарланып тормаган, кар көри торган трактор ясап куйган. «Уйлаганым гел килеп чыкса, техника яныннан кермәс тә идем, – ди ул. – 66 яшьтә тик яталармыни?» Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип яши Рәҗәп абый.

– Көнем биштә башлана: үз йортыбыз белән торгач, эш җитәрлек. Гомер буе шофер булып эшләдем, хәзер лаеклы ялда, ләкин тик ятасы килми бит. Әкрен генә йөреп торам инде шунда, – дип сөйләде ул безгә.
Рәҗәп абый инде дүртенче тракторын җыйган. Ә бу кызыксынуы балачактан ук килә икән. Кечкенәдән арбалар төзәтеп, үзе дә ясап йөргән. Ә трактор ясап карауга юл һәлакәте сәбәпче булган: машиналары төзекләндерүгә яраксыз икәнен белгәч, детальләре әрәм булмасын дип, ул алардан икенче тимер ат ясарга уйлаган. Һәм… ясаган да! Аннан тагын, тагын һәм тагын… Трактор өчен кирәк-яракларны йә таныш-белешләреннән, йә металлоломга тапшырасы «вак-төяк» арасыннан таба икән.
Рәҗәп абый тормыш иптәше белән ике кыз һәм бер ул үстергән. Ике кызлары да – укытучы, ә бердәнбер уллары – программист.
– Тормыш иптәшем тегүче булып эшләде. Җәй көннәрендә, тракторларым яныннан озаграк керми торсам, «Һай, әллә бүген шунда гына кунасыңмы?» – дигән чаклары да булды. Ачуланып түгел инде – шөкер, аңлашып яшибез.
Тракторлары янына эшкә барган кебек чыга икән Рәҗәп абый. “Эш уңай барса, дөнья онытыла, керәсе килми – күңелгә рәхәт”, – ди ул.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү