Марат Әхмәтов Татарстанның актив яшьләре белән очрашты

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов республиканың актив яшьләре белән очрашты.

Алар депутатка үз проектларын тәкъдим иттеләр. Очрашу барышында Марат Әхмәтов аларның кайберләренә аеруча игътибар итеп, комиссия тарафыннан ярдәм булачагын әйтте.

— Бу очрашу минем өчен кирәкле һәм әһәмиятле булды. Яшьләр өчен кирәкле проектлар бар. Телебезгә битараф булмаган егет-кызлар булуына сөендем. Әлбәттә, барлык проектлар белән кабат яхшылап танышырга кирәк әле. Яшьләр министрлыгы, иҗади оешмалар белән эшләү телебез киләчәге өчен бик әһәмиятле, — диде Марат Әхмәтов.


Фикер өстәү