Без уйлаганнан да мәкерлерәк: йөкле хатын-кызлар коронавирусны күбрәк йоктыра, бик авырдан кичерә

Коронавирусны йөкле хатын-кызлар да авырдан кичерә. Ковид турында сөйләшә башлавыбызга бер ел булган көннәрдә табиблар шулай дип шаккатырды. Хәтерләсәгез, әле бу чир тамыр җәя генә башлаган көннәрдә белгечләр бертавыштан: «Коронавирус йөкле хатын-кызлар өчен куркыныч тудырмый. Йоктырган очракта да алар аны җиңелрәк уздыра», – дип белдергән иде.

Бер ел дәвамында мәкерле чирнең башка яклары ачылган. Югары категорияле акушер-гинеколог, эндокринолог Раушания Габидуллина сүзләренә караганда, йөклелекнең соңгы өч аенда бу чир аеруча куркыныч тудыра.

— Коронавирус без уйлаганнан да мәкерлерәк булып чыкты. Чынлыкта йөкле хатын-кызлар бу чирне күбрәк йоктыра, бик авырдан уздыра. Йөклелекнең соңгы өч аенда ковид йоктырган булачак әниләргә аеруча сак булырга кирәк. Ник дигәндә, бу чорда хатын-кызның аналыгы шактый зурайган, үпкәләре кысылган була. Микротромблар барлыкка килү ихтималы арта, – дип белдерде белгеч журналистлар белән очрашуда.

Бүген республикада 275 булачак әни ОРВИ белән авырый, тагын 22 йөкле хатын-кыз ковидтан дәвалана. Республикадагы һәрбер йөкле хатын-кызның хәле җитди контрольгә алынган. Белгечләр вазгыятькә көн саен мониторинг ясый.

Вазгыять димәктән, табиблар коронавирусның киләчәге турында беренче фаразларын да ясаган. «Ковид беркая да китмәячәк. Яз-көз баш калкыта торган сезонлы авыруга әверелеп, безнең арада яшәячәк. Шуңа күрә әни булырга җыенган хатын-кызларга коронавируска каршы вакцина ясатырга кирәк», – ди Раушания Габидуллина. Бу киңәш ЭКО ярдәмендә әти-әни  булырга теләүчеләргә дә кагыла. Аны йөклелек чоры башланырга 3–6 ай кала ясатырга киңәш ителә. Ә менә йөкле хатын-кызларга мондый прививканы ясатырга ярамый! Ник дигәндә, аның йөклелеккә ничек тәэсир итүе тиешенчә өйрәнелмәгән әле. Әмма белгечләр киләчәктә бу вакцинаны йөкле хатын-кызларга да ясарга мөмкин булыр дип өметләнә. «Гриппка каршы вакцина пәйда булган чорда да шундый ук хәл күзәтелгән иде. Әмма тора-бара мондый прививка кадаткан әниләрнең балалары да бу чиргә сирәк бирешә икәнлеге ачыкланды», – ди белгечләр.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова исә ковидка каршы прививканы гаиләдәге һәркем ясатырга тиеш дигән фикердә. «Йөкле хатын-кыз тәүлек дәвамында, көннәр буе өйдән чыкмыйча утырса да, эш буенча анда-санда йөргән якыннары бу вирусны таратучыга әверелергә мөмкин», – ди белгеч. Баш акушер-гинеколог сүзләренә караганда, республикада йөкле хатын-кызлар арасында теркәлгән 5 үлем очрагы да, нигездә, әнә шушы чиргә бармак аша карау аркасында килеп чыккан. Табибларга мөрәҗәгать иткәндә чир инде азган булган. Мәрхүмәләр, ковидны, гадәти салкын тиюгә санап, үзлегеннән генә дәваланган. «Шуңа күрә булачак әниләр аз гына тамак авыртып, температура күтәрелүгә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш», – ди Татьяна Шиһабетдинова. Моннан тыш табиблар пандемия чорында ел буе үтәлгән гигиена таләпләрен дә истән чыгармаска чакыра. Кулларны юып, социаль дистанция саклап, битлек киюне дәвам итәргә кирәк, ди алар. Йөкле хатын-кызга чит илгә ял итәргә бару, климат алмаштыру да киңәш ителми.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү