18 март тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Кырым белән Россия кушылган көн

7 ел элек, 2014 елның 18 мартында  Кырым Республикасын һәм Севастополь шәһәрен Россия составына кушу турында килешү имзаланды.  Документка Россия Президенты Владимир Путин,  Кырым Республикасы Министрлар Советы Рәисе Сергей Аксенов һәм  Севастополь шәһәр идарәсенең тормыш эшчәнлеген яхшыртуны оештыру буенча координация советы рәисе Алексей Чалый кул куйдылар.

Кырым Республиасы белән Севастополь шәһәре Россия Федерациясенең 84 нче һәм 85 нче субъектлары булып рәсмиләштерелделәр.

Президент сайланды

3 ел элек (2018) Россия Федерациясе Пезиденты сайланды. Владимир Путин өчен  56 миллион 430 мең 712 кеше тавыш бирде (76,69 процент). Сайлауда 73 миллон 578 мең 992 кеше катнашты.

Ачык космоска чыгу

56 ел элек (1965) космонавт Алексей Леонов дөньяда беренче тапкыр  ачык космоска чыга. Ул һавасыз пространствода 23 минут 41 секунд булда, шуның 12 минут 9 секунды – «Восход-2» корабленнән читтә.

Сәяхәтчеләр клубы

61 ел элек (1960) «Сәяхәтчеләр клубы» тапшыруының беренче чыгарылышы  эфирга чыга.  Аны сәяхәтче һәм режиссер Владимир Шнейдер оештыра. 1973 елда тапшыруны Юрий Сенкевич алып бара башлый.  «Сәяхәтчеләр клубы» «Гиннесның рекордлар китабы»на кертелә. Барлыгы 2 меңнән артык чыгарылыш яздырыла. Юрий Сенкевич вафатыннан соң тапшыру ябыла.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү