Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә

Иртәгә көндез Татарстанның кайбер районнарында буран һәм көчле җил көтелә, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана.

Төнлә явым-төшем көтелми, көндез бераз кар явачак. Җил тизлеге секундына 15 метрга җитәчәк.  Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һаваның минималь температурасы -7дән -12 градуска кадәр, ә аязган вакытта -17 градуска кадәр булачак. Көндез термометр баганасы +1 градуска кадәр күтәрелә, юлларда бозлавык саклана.


Фикер өстәү