Кили авылында “Нәүрүз” бәйрәме узды

Балтач районының Кили авылында балалар белән бергәләшеп “Нәүрүз” бәйрәме уздырганнар. Бәйрәмгә Кыш бабай да килгән. Ул яз гүзәленә такыя кидерткән. Бергәләп “Карга боткасы”ннан авыз иткәннәр.

Башта Кыш бабай китмим дип тартышса да, балалар белән уеннар уйнап туйгач, китәргә сүз биргән. Капчык киеп ярышканда егылган икән. Менә шунда гына көчсезлеген танылган бабакай.

Балалар кашыкка йомырка салып ярышкан, аркан тартышкан. Ике командага бүленеп, чиләк белән кар ташыганнар. Кайсысының тавы биегрәк икәнен ачыклаганнар. Аннан ике команда берләшеп, чылбырны өзмичә, тауга менгәннәр. Чылбыр өзелмәгән! Менә шулай, балалар уйнап-көлеп мәш килгән.

– Балаларга бәйрәм бик ошады. Соңыннан казан асып, биш төрле ярмадан ботка пешердек. Бик тәмле ботка булды ул. Аны китапханәче Миләүшә Маннанова пешерде. Моның кадәр зурлап озатканнан соң, кыш китмичә булдыра алмас инде, – ди Кили авылы клубы мөдире Халидә Гарифуллина.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү