Ата-аналарга чираттагы ял бирү кагыйдәләре үзгәргән

18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган ата-анага түләүле чираттагы ял бирү кагыйдәләре үзгәргән. Хәзер эш бирүчеләр, төпчек баласы 14 яшькә җиткәнче, хезмәткәрне үзе теләгән вакытта ялга чыгаруга бурычлы. Бу хакта “Российская газета” яза.

Моңа кадәр 12 яшькә кадәрге балалары булган кешеләргә генә чираттагы ял шундый шарларда бирелгән.

Исегезгә төшерәбез: Россиядә хезмәткәрләрнең күпчелегенең чираттагы ялы 28 көн (шимбә-ялларны кертеп) тәшкил итә. Күбрәк ял итүчеләр дә бар. Болар – дәүләт хезмәткәрләре (30 көн), укытучылар (42 көннән башлана) һ.б.

Эш шартлары зарарлы яки хәтәр булган; эш көне нормалаштырылмаган  хезмәткәрләргә, Ерак Төньякта һәм аңа тигезләштерелгән җирлекләрдә эшләүчеләргә  һ.б. өстәмә ял каралган. Шулай ук акчалы предприятиеләр үзләре дә күмәк килешү нигезендә түләүле өстәмә ялны күздә тотарга мөмкин.

Моннан тыш эш бирүче  хезмәткәрләрнең аерым категорияләренә түләүсез ял бирә ала. Әйтик, эшләүче пенсионерларга елына 14 көнгә кадәр, эшләүче инвалидларга елына 60 көнгә кадәр, 14 яшькә кадәрге ике яки аннан күбрәк балалы ата-аналарга 14 көнгә кадәр, гаиләдә бала туганда, өйләнешкәндә, яисә хезмәткәрнең якыны вафат булганда 5 көнгә кадәр түләүсез ял алырга мөмкин.

 


Фикер өстәү