Казан циркында филләр сугышкан: сәбәбе ачыкланды

Казан циркында филләр сугышы видеосы интернетта тиз арада күпләгән караулар җыйды. Анда филләрнең берсе икенчесенщ «кем хуҗа» икәнне күрсәткән.

Никулин исемендәге Мәскәү циркы дрессировщигы Андрей Дементьев-Корнилов әлеге кызык та, кызгныч та була язган хәлгә ачыклык кертте.

Бу ике ана фил арасындагы мөнәсәбәтләр аңлашу булган, чөнки Россиядә ата филләр юк. Аларда матриархат, ә кайчак беренче булу өчен, шулай мөнәсәбәт аңлашулар филләр арасында да килеп чыга икән.

— Мондый шәхси мөнәсәбәт аңлашулар бик сирәк очрый. Бу табигатьтә дә, циркта да була, — ди дрессировщик.

Аның фикеренчә, хайваннарның тәртибе турында алдан берни белеп тә, кисәтеп тә булмый.


Фикер өстәү