Россиядә нормалаштырылмаган эш өчен түли башларга мөмкиннәр

Якын көннәрдә Хезмәт кодексына үзгәрешләрнең икенче пакетын әзерләү юнәлешендә эш башланачак. Анда нормалаштырылмаган эш көне һәм ашыгыч рәвештә хезмәт килешүләре төзүгә кагылышлы нормалар җайга салыначак. Бу хакта «Российская газета» Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Исаевка сылтама белән хәбәр итә.

«Нормалаштырылмаган эш көне – ул закондагы буш урын һәм без хәзер әлеге аспектка кагылышлы төзәтмәләр әзерләячәкбез», — дип ачыклык кертте Исаев.

Ул билгеләп үткәнчә, күп кенә эш бирүчеләр, хезмәт килешүендә хезмәткәр нормадан тыш эшли дип язылган очракта, аны кайчан теләсәк шул вакытта (шул исәптән төнлә, ял һәм бәйрәм көннәрендә) эшкә җәлеп итәргә хакыбыз бар дип санап, хезмәт нормаларын тупас рәвештә боза.

«Әгәр Хезмәт кодексына күз салсак, анда нормалаштырылмаган эш көне – хезмәткәрне эш вакытыннан тыш әллә нидә бер эшкә җәлеп итү диелгән. Ул билгеләнгән вакыттан тыш даими рәвештә эшкә җәлеп итү түгел», — дип искәртте Исаев.

Ул билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе аркасында миллионлаган россиялеләр өйдән торып эшләүгә күчкәч, әлеге мәсьәлә хәзер аеруча актуаль төс алды. Һәм эш бирүчеләр кешеләрне артыгын эшләргә мәҗбүр итә.

Исаев искәрткәнчә, 2021 елның 1 гыйнварыннан өйдән торып эшләүче хезмәткәр һәм эш бирүче арасында үзара бәйләнеш графигы төзелергә тиеш. Әгәр эш бирүче әлеге график кысаларыннан чыкса, бу инде эш сәгатеннән тыш башкарылган эш дигән сүз. Һәм закон нигезендә аның өчен өстәмә акча түләнергә тиеш.


Фикер өстәү