Өч көн буе әнисе мәтете янында яшәгән сабыйны мәче үлемнән коткарган

Мәскәүдә  мәче бер баланың гомерен саклап калырга ярдәм иткән. Сабыйны коткаруын коткарганнар, тик аның әнисе үлгән булган.

Хатын үлеменә кадәр туганнарына шәһәргә җыенуын әйткән. Шуннан соң ул элемтәгә чыкмаган булган.

Күпмедер вакыт үткәннән соң, хатынның әнисе аның фатирына килгән. Ишек бикле булган, кызының киткәндә һәрчак үзләре белән алып йөри торган мәчесенең мияулавын ишеткән ананың күңеленә шик кергән. Аннан ул слесарьне чакыртып, ишекне ачтырган. Ана кызының мәетенә тап була, аның өч көн чамасы элек үлгән булы ачыклана. Ачлыктан интеккән сабыйны табиблар хастаханәгә озаткан, аның хәле хәзер яхшы дип бәяләнә.


Фикер өстәү