24 март тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы, Халыкара туберкулез һәм үпкә авырулары белән көрәш берлеге инициативасы белән Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан 1982 елда гамәлгә куела.

Бу дата авыруны барлыкка китергән Кох таякчыгы ачыклануның 100 еллыгына туры китерелгән. 1882 елның 24 мартында немец микробиологы Роберт Кох Берлинның Физиология җәмгыятендә  беренче тапкыр туберкулез микобактериясе турында сөйли, соңыннан ул аның хөрмәтенә атала башлый.

Туберкулез дөньяда үлем сәбәпләре буенча 9 нчы урында тора. Бу авырудан  көн саен 4 мең кеше үлә, 30 мең диярлек кеше чирләп китә.

Беренче паровоз

219 ел элек (1802) паровозга беренче патент бирелә. Тере көчне механикага алыштыру конструкторларны бик күптәннән кызыксындыра. 1770 елда француз инженеры Николя Кюньо пар двигателе белән беренче паровозны төзи. Әмма ул идарә итү өчен искиткеч авыр була һәм беренче сынау вакытында ук стенага килеп бәрелә.

Рельслар буенча тәгәри торган беренче паровозны Англия инженеры Ричард Тревтик уйлап таба. 1802 елның 24 мартында ул «югары басымлы машина»сын куллануга патент ала.

 Машина сатуга куела

123 ел элек (1898) АКШ та беренче Америка машинасы сатыла. Winton Motor Company компаниясе җитештергән «Уинтон» моделен 1000 долларга тау инженеры Роберт Эллисон сатып ала. Сатуга барлыгы 4 машина куела.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү