«Бердәм Россия» шифаханәләргә юллама таратты

Катлаулы хезмәттән соң 7 көнлек ял. Татарстанның 65 яшьтән өлкәнрәк медицина вәкиленә шифаханәгә юллама тапшырдылар. Барлыгы 17 районнан 44 кеше коронавирустан соң үз сәламәтлеген республиканың иң яхшы ял йортында ныгыта алачак. Әлеге мөмкинлекне тормышка ашыруда республика Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе булыша. Моның өчен алар 1 көнлек хезмәт хакын махсус фондка күчерә.

— Бу үз сәламәтлекләрен, табиблык бурычын үтәү өчен үз тормышын куркыныч астына куйган кешеләр. Алар вирустан турыдан-туры зыян күргән, чирләгән. “Бердәм Россия” партиясенең бурычы — табибларга ярдәм итү, алар турында кайгырту, — диде тантана вакытында “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре урынбасары Татьяна Ларионова.

-Табиблар ярдәме аркасында Татарстан коронавируска каршы көрәш буенча алдынгы төбәкләр исәбендә тора. Министр һәм шәхсән үз исемемнән сезгә фидакарьлек һәм тырыш хезмәтегез, коткарылган гомерләр өчен рәхмәт белдерәм, — диде Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев.

Чара барышында табиблардан кайбер фикер-тәкъдимнәр дә яңгырады. Алар арасында медикларга хезмәт хакын күтәрү, торак белән тәэмин итү, уку йортларына кергәндә өстенлекләр турында сүз булды. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова очрашуда яңгыраган барлык мәсьәләләр “Бердәм Россия” фракциясе депутатлар корпусы тарафыннан шәхси контрольгә алыначак дип ышандырды.


Фикер өстәү