Туристлар өчен тагын бер ил чиге ачыла

1 апрельдән Кипр Россия туристлары өчен чикләрен ача. Анда ял итәр алдыннан  коронавруска тискәре анализ нәтиҗәсен күрсәтергә кирәк булачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

– Ковидка тискәре тест нәтиҗәсе булган, авыру кешеләр белән элемтәгә кермәгән туристлар Кипрда карантинда утырмаячак, — дип ышандыра Кипрның Туризм министрлыгы.

12 яшькә кадәрге балалардан ковидка тест ясату таләп ителми.


Фикер өстәү