Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус кичергән хатын-кызның үзенә кул салуы буенча аңлатма биргән

Министрлык ковид белән авырган кешеләрне аерым күзәтү астына алырга вәгъдә итә.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан белдерелгәнчә, медицина учреждениеләренә коронавирус белән авырган кешеләрне, чирне ничек кичерүләренә карамастан, берникадәр вакыт дәвамында күзәтү астында  тоту зарурилыгы турында катгый күрсәтмәләр бирелгән.

Министр урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, чир әле тулысынча өйрәнелмәгән, шуңа күрә контрольлек булдыру мөһим. Әлегә алга таба нинди тәкъдимнәр булачагын әйтү мөмкин түгел. Шуңа да карамастан, ковид белән авыручыларны, бигрәк тә чирне авыр кичерүчеләрне күзәтү астына алу бурычын куйдык, дигән ул.

Республикада 60 яшьлек хатын-кызның үз-үзенә кул салуы министрлыкны әнә шундый карарга килергә этәргән. Үләр алдыннан, аның “Коронавирус гаепле” дип язу язып калдыруы турында сөйлиләр. Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү үткәргән. Пенсионер хатын-кыз хастаханәдән дәваланып чыккач бу коточкыч адымга барган.

 


Фикер өстәү