Блогер Айназ Габидуллина: «Йә үзгәрәсең, йә таудан тәгәрисең»

Кемдер тормышының бер төрле баруына да шөкер итеп яши, бернәрсәне дә үзгәртмәскә тырыша. Ә кемгәдер гел яңалык кирәк. 28 март – Зур үзгәрешләр көне уңаеннан «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларыннан үзгәрешләргә карата фикере, тормышларын үзгәрткән адымнары турында сораштык.

Айназ Габидуллина, блогер:

– Беләсезме, алдап тормыйм, тормышны үзгәртүдән курку бар. Ләкин кайчак тормыш шундый сайлау каршында калдыра сине: йә үзгәрәсең, йә таудан тәгәрисең. Үзгәреш зур тәвәккәллек булса да, еш кына үсешнең үзе дә ул. Килеп чыкмаса да, син бәяләп бетергесез тәҗрибә туплыйсың. Килеп чыкса – җиңәсең. Икенче курста укыганда, әтием авырып китте, эшен дәвам иттерә алмады. Түләүле бүлектә укыйм, туган йорттан еракта… Банкетлар алып барырга карар кылдым, ул вакытта әле рус телем дә камиллектән би-ик ерак. Авыр булды, исерек ир-атлар бәйләнә иде, ләкин мин нык тордым һәм матди ягымны үз кулыма алдым. Шәп тормыш мәктәбе булды ул чор минем өчен. Шул чордан алган сабак: курыксам да, мин аны эшлим.


Фикер өстәү