Рөстәм Миңнеханов барлык хезмәтләргә язгы ташуга әзерләнергә кушты

Татарстан район-шәһәрләрендәге барлык хезмәтләр һәм җаваплы вәкилләр республика территориясендә язгы ташуның имин узуына әзерләнергә тиеш.

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шундый йөкләмә бирде.

«Кар бик тиз эри башлады. Без тиздән ташу башлануын көтәбез. Язгы ташу вакытында 23 торак пункт, дүрт бакчачылык җәмгыяте, биш тәбәнәк күпер һәм автомобиль юлларының ике участогы су басу зонасында калырга мөмкин», — дип искәртте республика Президенты.

ТР Президенты шәһәр һәм район хакимиятләренә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре, юл хезмәтләре, гидротехник корылмаларның баланс хуҗалары белән берлектә елгалардагы боз тыгылу куркынычы булган урыннарда профилактика чаралары үткәрергә, шулай ук күпер асларын, юллардагы су үткәрү торбаларын чистартырга, шәһәрдәге яңгыр канализацияләрен һәм авыл җирләрендәге канауларны кар сулары агып төшү өчен әзерләргә (һ.б.) кушты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов, кешеләр сәламәтлегенә куркыныч тудырмасын өчен, йорт түбәләрен кар һәм боздан вакытында чистартырга кирәклеген искәртте.

«Әлеге мәсьәләләр республика шәһәр-районнарындагы барлык хезмәтләр һәм җаваплы җитәкчеләрнең контролендә булырга тиеш», — дип искәртте ТР Президенты.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2021 елда Татарстанда язгы ташуга әзерләнү өчен 1,8 миллиард сумнан артык акча тотылган.

 


Фикер өстәү